2023-05-13 13:15:47
Кемнедер үпкәләтерлек фикер булса да, мин иң яхшы кешеләр авылда яши дип саныйм. Эшчән, тыйнак, ачык, табигый матурлык белән матур, бер сүз белән әйткәндә, чын кешеләр яши анда.
Әйе, мине авылчы дип атыйлар. Авылны, авыл халкын балачактан белеп, яратып ясыйм. Әгәр дә рәссам булырга туры килмәсә, мин, һичшиксез, крестьян булып, җирдә эшләр идем. Күптән инде шәһәр кешесе булсам да, авыл образлары мине бөтен җирдә озата бара.
Безнең яклардагы кызлар кебек матурларны башка беркайда да тапмассың. Күпме яшим, шуның кадәр сокланам алар белән. Аллаһка шөкер, ул хатын-кызны игелекле, матур, серле, аңлап бетергесез итеп, иң мөһиме – яңа тормыш бирүче итеп яраткан.
Бу җөмләләр авторы – танылган рәссам Илдар Зарипов.
#арт_клуб_ТЯ
242 views10:15