2023-05-28 11:53:52
Дуслар, без сезгә бүген үзе файдалы, үзе ансат кына ясала торган бик тәмле эчемлек рецепты тәкъдим итмәкче булдык әле.
Кузгалак кесәле.Кәстрүлгә шикәр комы һәм салкын су салып, ут өстенә куегыз һәм болгаткалап, кайнатып чыгарыгыз. Әзер ширбәткә салкын суда юып корытылган кузгалак яфраклары салыгыз һәм, өстен капламыйча, 5-6 минут кайнатыгыз.
Аннары кузгалакны иләк аша сөзеп, уып чыгаргач, тагын бер тапкыр юка марля аша сөзегез һәм, кәстрүлгә салып, тиз генә кайнатып алыгыз. Кайнап чыгуга, салкын суда изелгән бәрәңге оны (крахмал) салып болгатыгыз. 2-3 минут сүлпән утта кайнаткач, кесәл әзер була. Аны ут өстеннән алып, стаканнарга салыгыз һәм суытыгыз. Кесәл табынга салкын килеш бирелә.
Бер стакан кесәл өчен 50-60 гр кузгалак, 30-35 гр шикәр комы, 10-12 гр крахмал алына.
47 viewsedited 08:53