Get Mystery Box with random crypto!

Татар ядкарьләре

Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре Т
Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре
Арна мекенжайы: @tatar_yadkarlare
Санаттар: Фактілер
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 1.03K

Ratings & Reviews

3.00

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

1


Соңғы хабарлар 2

2023-06-02 18:09:01
Әбиләребез булдырган макияж серләре хакында сөйләүне дәвам итеп, бүген сүзне кабат Ләйлә Леронга бирәбез
5 views15:09
Ашу / Түсініктеме
2023-06-02 18:01:56
14 views15:01
Ашу / Түсініктеме
2023-06-02 16:07:59
Бүгеннән башлап җыеннарыбыз турында да сүз алып барасы иттек.
Юа җыены кырларда, болыннарда, урман аланнарында кузгалак, юа җитешкәч уздырыла.
Аны, башлыча, Минзәлә якларында үткәргәннәр.
Юа җыенына бар гаилә белән атларга утырып барганнар, кунакка килгән туганнар белән бергә юа җыеп, олылар үз түгәрәкләрен, яшьләр үз түгәрәкләрен, бала - чага үзләренекен корып, төрле җырлы-биюле уеннар уйнаганнар; олылар белән яшьләр көрәшләр уздырганнар, гармуннар белән җырлашып йөргәннәр. Олы буын үзләре белән төрле тәгамнәр
алып килеп, кунакларны сыйлаганнар.
Юа җыеннан кайтканда капчыкларга тутырып ашарга яраклы төрле үләннәрне җыеп алып кайтканнар, алардан ялгыз кешеләрне, гарипләрне, ятимнәрне дә авыз иттергәннәр.
Юа җыенына барганда да, кайтканда да йолага бәйле җырлар җырлаганнар. Мәсәлән,
Юа уңган, бәбәк уңган
Әрәмәдә болында.
Ай-ли юа уңган болында.
Юа җыя, бәбәк* җыя
Биштәре аркасында
Ай - ли юа җыя
Биштәре аркасында.

бәбәк* - балтырган белән сәрдәнең Минзәлә сөйләшендәге атамасы
86 viewsedited  13:07
Ашу / Түсініктеме
2023-06-02 14:02:29
Иҗатында татар милли киеменә, татар көнкүреше сюжетларына, ислам темасына өстенлек бирүче рәссам, график Рәмзия Зиннәтова (1954 елда Казанда туган).

Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Сәлатен Казан сәнгать училищесында, Репин исемендәге сәнгать академиясендә үстергән.
#арт_клуб_ТЯ
13 views11:02
Ашу / Түсініктеме
2023-06-02 11:52:39 ​​Терлек асрауга бәйле татар халкының ышануларын барлауны дәвам итеп, бүген мал-туарга күз тигәндә башкарыла торган "күз чыгару" имнәренә тукталырбыз.
Тәтеш районы татар авылларында:
Сыерга күз тисә, сыер янына сауган шикелле утырып 3 тапкыр Аятел көрси, Колһуалла, Салават укып өшкерәләр.
3 әр мәртәбә Әлһәм, Колһуалла укып суга өшкерәләр һәм шул су белән җиленен дә юалар, өстенә дә сөртәләр, эчерәләр дә.
Әлһәм, Колһуалла, Аятел-көрсине 3 әр мәртәбә, хайванны өшкереп укыйлар. Өчәр мәртәбә мөгезләренә, аякларына, сыртларына, эченә дә керсен дип, борын тишекләренә өреп, өф-өф итеп өшкерәләр.
Терлеккә күз тигәнне чыгару өчен таң суы да алалар. Чәршәмбе көнне, таң беленүгә, коега я чишмәгә барып таң суы алалар,  догалар укып, шул суны өшкерәләр һәм шул су белән коендыралар һәм терлеккә эчертәләр дә.
Терлек күзсенсә, укый белә торган карчыклар хайван ашый торган ризыкны да, даруны да Фәләкъ, Нәс сүрәләре укып өшкерәләр. Бу догалар күздән саклый дип ышаналар.
Терлекләргә күз тисә, 7 тапкыр Күз догасын терлекнең өстенә өрә-өрә укыйлар.  Эчертелә торган суга да, тозга да укыйлар бу доганы.
100 views08:52
Ашу / Түсініктеме
2023-06-02 09:08:23 ​​Өй түренә элгән шәмаилнең
Сүзләре ак - көмеш хәрефле,
Гел иминлек кенә теләгән ул,
Бусагадан куган хәвефне.

Җанга тынычлыклар биреп торган
Гасырлардан килгән инану.
Язулары безгә бикле иде,
Соң төшендем бугай мин аны...

Гарасатлар кичеп безгә килгән
Иман сагындагы калкан ул,
Куәт, кодрәт биреп ахыргача,
Үзен саклый алмый калган ул...

Диварларга иңгән язуларын
Үзгәртүчән булды бу гасыр...
... Очраттым бер авыл өендә мин
Гомер бакый төшмәс догасын:

"Туган теле" иде ул Тукайның -
Яшәү таныклыгы халкымның,
Чәй көмеше белән бизәлсә дә
Һәрбер сүзе тере алтынлы.

Бу нигезгә сыену эзләптер ул,
Җан җылысы тоеп кергәндер,
Урыс капкаларны шакый-шакый
Кунар күңел тапмый йөргәндер...

Яңа чорлар килә, берәм-берәм
Кыйбласына кайта киткәннәр...
Кан тартканнар, әнә җан тартканнар
Тукай җырын гимн иткәннәр.

Шәмаилдә - телем-иманым ул,
Бабайлардан калган әманәт,
Ул иминдә нәслем-халкым исән,
Ул сау чакта рухым сәламәт.

Ил-йортка ул бәхет теләп тора...
Атын җуйган дага булмасын -
Канатлы ир-йөрәкләре белән
Дөлделләре җирне урасын.

... Күңел түрендәге атам-бабам,
Борчулы рух инде шат сыман...
Тыныч булырмынмы - бар өметне
Мин дә варисларга тапшырам...
(Ш.Галиев "Күңел түре")
156 views06:08
Ашу / Түсініктеме
2023-06-01 17:31:41
Сезгә Айгөлнең тагын бер киңәшен тәкъдим итәбез. Безнең уйлавыбызча, көндәлек кулланырлык ул. Ошаса куеп, рәхәтләнеп файдаланыгыз.
545 views14:31
Ашу / Түсініктеме
2023-06-01 17:01:56
313 views14:01
Ашу / Түсініктеме
2023-06-01 16:01:30
Танылган хатын-кыз баянчы, бию көйләре тезмәсе авторы Флера Хөрмәтова (01.06.1942)
#бу_көн_туган_көн
#шәхесләребез
16 views13:01
Ашу / Түсініктеме
2023-06-01 12:01:53
#беләидегезме ?

Казан арты авылларының кайберләрендә, шул исәптән, Мамадыш районында, Сабантуй үткәрергә бер  көн кала бала-чагалар тауга менеп узган елгы кипкән үләннәрдән учак якканнар. Бу учак "Сабантуй хәбәре" дип аталган. Учак янган арада балалар таудан тәгәрәгәннәр, төрле уеннар башкарганнар, учак көлендә бәрәңгеләр пешереп ашаганнар. Иске үлән көлен тирә-якка: "Бөтен чир-чорлар шушы көл белән очып китсеннәр, юкка чыксыннар", - дип чәчә торган булганнар.
4 views09:01
Ашу / Түсініктеме