2023-03-05 12:01:31
#без_белмәгән_әкиятләр
Кылкубызчы Кайсшәрип
...Беркөнне егет кабат шәһәр урамнары буйлап йөрергә чыккан, үтеп барышлый бер лавкага кергән, анда бик матур бизәлешле тәлинкәләр күргән, араларында берсендә, аеруча матурында, "Маһимөнирәңне онытма" дигән язу күргән. Шунда ук сөйгәне исенә төшеп, үз җиренә кайтасы иткән. Байдан үзен туган ягына кайтарып җибәрүен үтенгән.
Бай егеткә акчалар, яхшы киемнәр киертеп кайтарып җибәргән. Кайту юлында егетне бер җайдак куып җиткән, егет моңа шикләнеп борылып караган. Җайдак аннан кая шулай ашыгуын сораган, егет үзе белән булганнарның барын сөйләп биргән.
Җайдак егетнең кыйссасын тыңлаганнан соң: "Алай ашыккач, атымның койрыгына утыр да, күзләреңне йом", - дигән. Егет атның койрыгына рәтләп утырырга өлгермәгән, җайдак: "Бумы авылың?" - дип сораган. Егет әлеге авылның үзенеке түгеллеген әйтүгә, җайдак кабат күзләрен йомарга кушкан. Кабат ачса, туган авылы каршында басып тора икән. Җайдак атының тоягы астыннан җирне актарып алган да: "Әниеңнең күзләрен шушы җир белән сөртсәң, күзләре ачылыр, сине таныр", - дигән дә юкка да чыккан. Кайсшәриф тизрәк өенә таба чапкан. Әнисенең күзләрен әлеге җир белән сөртүгә, хәлсезләнгән авыру анасының күзләре ачылып та киткән, улын күрү шатлыгыннан елап та җибәргән. Кайсшәриф әнисенә дә, сеңлесенә дә алып кайткан бүләкләрен тапшырган. Кичкә таба сеңлесе: "Абый, син бик вакытлы кайттың, иртәгә Маһимөнирәне бай углына кияүгә бирәләр", - дигән. Бу сүзләрне ишеткән Кайсшәриф тизрәк кылкубызын алган да, шәһәргә чапкан.
Туй мәҗлесендә бер карт уенчы янына утырган, караса, бу картның кулында әтисе үләр алдыннан улына махсус атап ясап калдырган кылкубыз икән. Карт егеттән: "Уйный беләсеңме әллә?" - дип сораган. Егет: "Әйе, менә бу кылкубызда тагын да остарак уйныйм мин", - дигән. Карт: "Бу бик оста уенчы Кайсшәрифнең кылкубызы, ул үлде инде, аның шикелле беркем дә уйный белми", - дип кылкубызны егеткә сузган. Кылкубызы кулына килеп керүгә егет вәгъдә көен уйнап җибәргән. Җиде кат чатыр артында утырган Маһимөнирә көйне ишеткәч, чатырларның берсе артыннан берсен куптарып, ертып, Кайсшәрифкә таба йөгереп чыккан да, егетнең муенына сарылган һәм: "Минем вәгъдәләшкән ярым шушы, ассагыз да, киссәгез дә, мин бары тик аныкы гына булам", - дигән. Шуннан соң болар бергә тора башлаганнар, 40 уллары, 30 кызлары туган. 40 улларын 40 якка, 30 кызларын 30 якка җибәргәннәр. Нәселләре зураеп, әйләнә-тирәдә матур тормыш корып яши биргәннәр. Һәр тарафта даннары әллә кая җиткән кылкубызчылар да арта торган.
319 views09:01