Get Mystery Box with random crypto!

Татар ядкарьләре

Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре Т
Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре
Арна мекенжайы: @tatar_yadkarlare
Санаттар: Фактілер
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 1.03K

Ratings & Reviews

3.00

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

1


Соңғы хабарлар 4

2023-05-30 11:58:41 ​​Аяк киемнәре турында сөйләвебезне дәвам итеп, бүген халкыбыз бик борынгы заманнардан алып ХХ гасырның урталарына кадәр кигән сарык/ чарык/ чәрик кебек лексик вариантлары булган тиредән эшләнгән аяк киеменә кагылышлы мәгълүмат бирербез.
сарык/ чарык/ чәрик дип шактый тупас тиредән тегелгән кунычлы аяк киемен атыйлар. Аның кунычы тиредән дә, туладан да булырга мөмкин. Төшеп китмәсенгә сарык/ чарык/ чәрикнең кунычын махсус тегелгән бөрмәгә (бөрмәне юка тиредән яисә киндер тукыма өстәп теккәннәр) йон яисә киндер җепләреннән үрелгән бау белән тарттырып кия торган булганнар. Кунакка яисә бәйрәмнәргә кия торганына чуклар да ясаганнар.
Сарык/ чарык/ чәрикне малның (сыер, ат, болан) аяк тиресеннән, башлыча, кышын кияр өчен теккәннәр. Тегәр өчен тирене башта эшкәртәләр: көл
суында тотып йомшарталар, аннан солы оны суында ачыталар, йомшаргач кыргычлар белән кырып, тирене бераз юкарталар. Аннан соң туз мае (каен тузы дегете) яисә тал кайрысы кайнатмасы белән төс керткәннәр. Шуннан соң тирене киптереп, сарык/ чарык/ чәрик тегү өлгесе белән билгеле бер формада кисеп, без белән тишеп, озын, калын энәләр ярдәмендә теккәннәр.
Сарык/ чарык/ чәрикне тегелү формасына карап, кунычлы, кырбулы (куныч очына төлке тиресе куеп тегелгән), онтораклы (җылы булсынга табанына эчтән печән яисә сүстән эшләнгән өстәмә табан) төрләренә бүлеп йөрткәннәр.
Матур итеп эшләнгән сарык/ чарык/ чәрикне туй йолаларында кызның бирнәсенә читекләр белән бергә сала торган булганнар. Себер җирлекләрендә яңа төшкән киленгә кияүнең ата-анасы бүләк иткән.
Сарык/ чарык/ чәрик сүзенең килеп чыгышына килсәк, галимнәр аны борынгы төрки тамырлы сар/ чар/ чәр сүзләреннән килеп чыккан һәм барлык төрки телләрдә дә тупас күннән тегелгән кунычлы аяк киемен белдерүче сүз диләр. Төрки халыкларда чарык варианты өстенлек итүен дә искәртәләр.
Халык иҗатында чагылышына бәйле мисалларны мәкаль- әйтемнәребездә, җырларыбызда таба алабыз. Мәсәлән,
җәяүленең аты - чарык, көче - азык.
Чарык булса ир аягы кырылмас, эчлек булса (киезе булса мәгънәсендә) ат сырты кырылмас.
Мисалга
"Ишәли урамын йөри-йөри,
Чуклы чәригемне туздырдым.
Чуклы чәригемне туздырмадым,
Яшьлек дәверемне туздырдым (Чистай керәшеннәре җыры).
16 views08:58
Ашу / Түсініктеме
2023-05-30 09:11:23
Сандугачлар сайрыйлар
Талның нечкә җирендә;
Алар телендә дә бер сүз -
Бары туган ил генә.
#халык_җырларыннан_ТЯ
42 viewsedited  06:11
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 19:15:41
Бүген урманнарыбыз нинди хәлдә?
Хәзерге һәм элеккеге урман нәрсәсе белән аерыла?

Бу турыда бүген үз фикерләре белән Мансур абый бүлешә. Тыңлап карыйк әле аны.
47 views16:15
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 16:58:50
94 views13:58
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 16:19:12
#тарихи_фото

Каз бәбкәләре чыккач

1927 ел.
102 views13:19
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 14:03:19
Дуслар, туганлык атамалары турындагы чираттагы сүзебез 'ата' сүзенә бәйле булыр.

'Ата' сүзе төрки телләрнең һәркайсында бар. Татар телендә ата тамыр сүзе нигезендә 'атай', 'атакай', 'атакаем', 'атакач' сүзләре, аннары 'әтәй', 'әти', 'әтекәй', 'әткәй', 'әттә' вариацияләре килеп чыккан. Аларның һәркайсы аерым сүз, аларны куллануда, мәгънәләрендә төрле нечкәлекләр, үзенчәлекләр бар. Шуңа күрә бу сүзләрнең берсе дә артык түгел, үз урынында кирәкле.
#Беләидегезме
Ата кеше - ир кеше, гомумтөрки 'эр' сүзе - "герой", " батыр", "киң күңелле кеше" дигәнне аңлата.

Ә сезнең якларда ата кешегә кайсы сүз белән эндәшү кабул ителгән?
48 views11:03
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 11:52:27
Татар халкы тарихын, татар басма китабының барлыкка килү һәм үсү тарихын өйрәнүче филолог, китап белеме галиме, библиограф, публицист, филология фәннәре докторы (1978), ТР ФА академигы (1992), ТССРның атказанган фән эшлеклесе (1990) Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин (29.05.1925-19.09.2000)
#бу_көн_туган_көн
#шәхесләребез
55 views08:52
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 10:06:13
"Бари Рәхмәт килде, балалар күңелендә салават күпере балкытып, көннәрен чын сабан туе итте, гади-гадәти көнкүрештә кызыклар тулып ятуын тыйнак елмаю белән яктыртып күрсәтте...
Балалар әдәбиятында күңелле сабан туе ясаган шагыйрь Мәскәүдә дә, Казанда да сабан туе батыры булды, һаман да мәйдан тота. Миңа калса, ул шигырьләре белән үлемне алдады. Бари Рәхмәт үзенең геройларын гомере буена эзләде - ул аларны балаларда тапты: шагыйрь үзен дә шунда тапты, мәңге яшь булуның серен тапты... "
(Ш.Галиев истәлекләреннән)
#шәхесләребез
#истәлекләр
47 viewsedited  07:06
Ашу / Түсініктеме
2023-05-29 09:07:03
Бакча безнең ил,
Алтын безнең җир,
Җиргә тезләнеп,
Чәчәк өздем мин.
Минем шул чакта
Җирне кочаклап
Үбәсем килде, —
Сыймый кочакка.
Йөрәккә сыйды,
Туйганчы сөйдем:
«Йөрәгемдә кал Мәңгегә!»— дидем

Бари Рәхмәт (29.05.1897- 26.05.1957)
#шәхесләребез
#бу_көн_туган_көн
#шигырь_ТЯ
69 views06:07
Ашу / Түсініктеме
2023-05-28 16:44:27
Татар фольклористика фәненә дистәләгән галимнәр әзерләгән шәхес, татар дөньясында беренче диссертация Советы ачарга нигез булдырган галим Урманчеев Фатыйх Ибраһим улы (28.05.1936-22.02.2021)
#бу_көн_туган_көн
#шәхесләребез
87 views13:44
Ашу / Түсініктеме