Get Mystery Box with random crypto!

Татар ядкарьләре

Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре Т
Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре
Арна мекенжайы: @tatar_yadkarlare
Санаттар: Фактілер
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 1.03K

Ratings & Reviews

3.00

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

1


Соңғы хабарлар

2023-06-05 18:47:39
Бүген безнең Зәлия сабыйлары имчәк бала булган вакытта шактый күп аналарның башыннан кичкән бер мәшәкать хакында сөйли.

Карыйбызмы?
45 views15:47
Ашу / Түсініктеме
2023-06-05 18:28:24
56 views15:28
Ашу / Түсініктеме
2023-06-05 16:13:48
Дуслар, бүген дә туганлык атамаларын барлауны дәвам итәбез.
Чиратта - 'ана' атамасы.
Телебездә 'ана' сүзе нигезендә 'анай', 'анакай', 'анакаем', 'анакач', шулай ук 'әнәй', 'нәнә', 'нәнәй', 'әни', 'әнекәй', 'әнкәй', 'әннә' һәм башка сүзләр барлыкка килгән. Аларның һәркайсының мәгънә яки кулланыш үзенчәлеге, үз урыны бар. Мәсәлән, 'анакай' дип бераз читләтеп (рәсми төстә) әйтелә, 'анакаем', 'анакачым', 'әнекәем', 'әнекәчем' дип гадәттә курыкканда, гаҗәпләнгәндә әйтеп ташлыйлар. Кеше нәни чакта 'әннә', үсә төшкәч 'әни', зур булгач 'әнкәй' дип эндәшә.

Ә сезнең якларда ана мәгънәсендә ешрак кайсы атаманы кулланалар?
106 views13:13
Ашу / Түсініктеме
2023-06-05 14:01:48
Сәлам, дуслар!
Мин Сәләт-Мирас аланы!
Һәм мин сезнең белән танышуны инде күптән көттем!

Таныш булыйк:

Үткәрелү вакытым: 17 июль - 3 август
Үткәрелү урыным: Кама Тамагы районы, Аргамак базасы
Юнәлешем: Татар мәдәнияты: тел, тарих һәм иҗат
Яшь чикләвем: 8 - 15 яшь

Директорым: Зәлия апа Саттарова @Zaliya130
Өлкән әйдаманым: Алсу апа Салихова @Salih_tiger
Методистым: Ләйлә апа Алембикова @leilyushka

Сине нәрсә көтәчәкме?
Интерактив татар уеннары
Иммерсив театр
Татар җырларын һәм биюләрен заманчалаштыру
Татар дизайны серләренә төшенү
Татар халкының тарихы буенча сәяхәт
Популяр татар шәхесләре белән очрашулар
Кызу кичке чаралар
Җылы, тылсымлы, йөрәккә май булып ятарлык атмосфера

Җәйнең кыл уртасын минем белән уздыр!

https://t.me/SeletMiras
59 views11:01
Ашу / Түсініктеме
2023-06-05 12:08:09 ​​#беләидегезме ?
Сабантуй атнасы башланып китте, инде бар авылларда да диярлек Сабан туена бирнә/ бүләк/ бистәр/ бәйге/ җыю, әрәпә йолалары башланып китте.
Шушы йола кысаларында бирнә җыючылар хуҗалардан:
Идел буе тирәндер,
Иң сай җире тездәндер.
Җырлап тору бездәндер,
Бүләк бирү сездәндер
, - дигән җыр белән Сабантуй бирнәсе сораганнар.
Ә менә яшь кызлар булган йорттан бүләкне:
Кыз булса, кыз булсын,
Күктәге йолдыз булсын,
Җир йөзе юмарт булсын,
Бүләген кызганмасын.
Яулык кирәк, сөлге кирәк,
Сабантуйга бүләк кирәк,
Синең кебек уңган кызлар
Бу дөньяда бик сирәк, -
кебек җыр белән сораганнар.
Яшь киленнән иң зур бирнәне - чиккән сөлгене:
Рәхмәт яусын бу корабка
Идел кичергән өчен.
Рәхмәт яусын яшь киленгә
Чиккән сөлгесе өчен
, - кебек җыр белән зурлап алганнар.
Аннары бу яшь парга:
Самавырны тиз кайната ак каенның күмере.
Әлфия белән Фәритнең озын булсын гомере
, - дигәннәр.
Бүләк биргән башка статустагы хуҗаларга рәхмәтне:
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миннәхмәт.
Сабантуйны котлап биргән
Бүләгеңә мең рәхмәт!

(йола җырлар текстлары Лаеш районы Хәерби авылында язып алынган, ХХ гасырның 70 еллары)
3 views09:08
Ашу / Түсініктеме
2023-06-05 09:40:46
...Бәхетле без
Бәхет өмет
Иткән чакта,
Шунда ул, дип,
Киләчәктән
Көткән чакта.
(Ш.Галиев)
#шигырь_ТЯ
70 views06:40
Ашу / Түсініктеме
2023-06-04 12:24:55
#табышмак
111 views09:24
Ашу / Түсініктеме
2023-06-04 08:53:31
Күбәләк бал кортларына ияреп бал җыямы, әллә суган суы эчәме?
150 views05:53
Ашу / Түсініктеме
2023-06-03 13:11:31
Кузгалаклар беткәнче без бәлешен дә пешереп өлгердек. Безгә иярәсезме?
59 views10:11
Ашу / Түсініктеме
2023-06-03 09:22:03
Чалмабашлар да чәчәк атты!
Җәйге табигать матурлыгы мизгелләрен тоеп, хозурланыр өчен күңелләребезгә тынычлык теләп калабыз!
128 views06:22
Ашу / Түсініктеме