Get Mystery Box with random crypto!

Татар ядкарьләре

Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре Т
Telegram арнасының логотипі tatar_yadkarlare — Татар ядкарьләре
Арна мекенжайы: @tatar_yadkarlare
Санаттар: Фактілер
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 1.03K

Ratings & Reviews

3.00

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

1


Соңғы хабарлар 10

2023-04-27 18:34:46
Лилия бүген безне наратбаш үләненнән эчәргә дә тәмле, шифасы да бик күп булган төнәтмә ясарга өйрәтә.
Кулланып карагыз әле, бәлки сихәтен сез дә тоярсыз.

#шифалы_үләннәр
140 views15:34
Ашу / Түсініктеме
2023-04-27 18:33:24
142 views15:33
Ашу / Түсініктеме
2023-04-27 16:15:12
#бу_көн_туган_көн
Татарстанның халык артисты, әкиятче-шагыйрь Хәлим Җәләй (27.04.1940-05.07.2021)

Күрегез әле, әләй! -
Соң бу бит Хәлим Җәләй!
"Корчаңгы тай", "Таз малай".
Синнән була, яз, малай!
Бәлки, шагыйрь дә чыгар
Гел язгалай-язгалай! (Р.Миңнуллин)
170 views13:15
Ашу / Түсініктеме
2023-04-27 12:00:27 ​​Беренче кат көт кууга бәйле тыюлар да шактый татар халкында. Бүген шуларның бер өлешен тәкъдим итәбез.
Беренче кат көтү куып кайтканда кешегә керергә, туктап сөйләшеп торырга, артка борылып карарга ярамый. Бу таләпләрне үтәмәсәң, терлегең туры өенә кайтмый (Чүпрәле, Әлки, Апас районы авылларында язып алынды).
Беренче кат көтү куган таякны ташларга,югалтырга ярамый, югалтсаң терлек өйгә кайтмаячак. Көтү кергәнче ул таяк сакланырга тиеш (Чүпрәле, Әлки, Апас районы авылларында язып алынды).
Беренче тапкыр көтү куган көнне терлегең кайтмаса, аны эзләргә ярамый, эзләсәң, гел эзлисе була (Әлки районы авылларында язып алынды).
Сыер көтүдән туры өйгә кайтсын өчен беренче көтү куган чыбыкны, арканны, бауны кешегә бирергә ярамый. Кайтарып абзарга югары куярга кирәк (Чүпрәле районы авылларында язып алынды).
Терлекне себерке белән куарга, аңа
аяк күтәрергә ярамый (Әлки районы авылларында язып алынды).

Халкыбыз әле дә бу йолага кагылышлы  гадәт-гамәлләрен терлегенең көзгә кадәр көтүдә исән-имин йөреп,  гаиләнең үзенә насыйп мал буларак саклануын тәэмин итү максатыннан башкара.
195 viewsedited  09:00
Ашу / Түсініктеме
2023-04-27 09:07:12
Агачың айбар* күренгән,
Алмаң ергә түгелгән,
Талларың суга иелгән
Идел-су, синнән аерылдым,-
Әләман бул миннән соң!

"Аерылу җыруы" дастаныннан

айбар* - биек

#2023дастан_елы
205 views06:07
Ашу / Түсініктеме
2023-04-26 18:56:30
Бөек Тукаебызның шигырьләрен сөйләр балаларыбыз гел булып торсыннар. Безнең Гөлшат та быелгы Тукай бәйрәменә "Кызыклы шәкертне" тәки өйрәнде бит
244 views15:56
Ашу / Түсініктеме
2023-04-26 15:25:19
Татарстан китап бизәү сәнгатенең йөзек  кашы – Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр, график эшләр. Авторлары – Байназар Әлминов, Фәйзрахман Аминов, Тавил Хаҗиәхмәтов, Илларион Плещинский.

#арт_клуб_ТЯ
243 views12:25
Ашу / Түсініктеме
2023-04-25 18:05:04
Тары ярмасыннан тәбикмәк ашап караганыгыз юктыр әле, дуслар. Нурфия апабыз пешереп күрсәтә бүген. Әйдәгез, бергәләп өйрәник әле үзеннән.

#татар_ризыклары
57 views15:05
Ашу / Түсініктеме
2023-04-25 17:31:33
26 views14:31
Ашу / Түсініктеме
2023-04-25 16:39:03
"Татар ядкәрләре" бүген Татар хатын - кызларының III съезды кысаларында уздырылган "Татар гаиләсендә тәрбия" дискуссия мәйданчыгында катнашып, балаларыбызда милли аң тәрбияләү, телебездә сөйләшү мөмкинлекләре булдыру ысуллары турында фикер алышты.
51 views13:39
Ашу / Түсініктеме