2023-05-04 12:20:28
Мал тотуга бәйле йолаларны, ышануларга нигезләнгән гадәтләрне барлауны дәвам итеп, бүген малларны күз тиюдән саклауга юнәлтелгәннәре белән таныштырырбыз.
“Адәмне гүргә, хайванны казанга кертермен дигән күз”, - ди татар халкы. Терлеккә күз тия дип ихластан ышана халкыбыз һәм күз тиюдән саклауның төрле юлларын эзли.
Терлеккә күз тиюдән Аятел-көрси саклый, аны 3 тапкыр укырга кирәк дип ышаналар Тәтеш районы татар авылларында.
Күз тимәсен өчен мал-туарга, бигрәк тә, яшь терлеккә “Сөбханалла” дип карарга кушалар Татарстан Республикасының Казан арты, Тау ягы, Әлки, Чистай районы авылларында, бу сүзне әйтмәгән очракта күзнең угы атыла һәм терлеккә күз тия дип ышаналар.
Күз тимәсен өчен терлекне бисмилла әйтеп, “Я раббем, күздән сакла” дип сыпырып чыксаң, Аллаһы тәгалә саклый дип ышаналар Тәтеш районы татар авылларында.
Беренче мәртәбә каядыр карап алырга, аннан соң гына терлеккә карарга кирәк, күзнең угы башка җиргә атыла дип ышаналар Әлки, Тәтеш районы татар авылларында.
Сыерга күз тимәсен өчен Нәс сүрәсе, Фәләкъ, Аятел көрси укып башларын, аркаларын сыпырып алалар Апас районы авылларында.
Көтүдәге, аркандагы терлеккә күз тимәсен өчен, төрле-төрле чүпрәкләр бәйләп, муенына асып җибәрәләр Апас районында, чүпрәк 3 төрле төстә булырга тиеш. Күз хайванга төшми, шушы чүпрәкләргә төшә дип ышаналар.
Яшь бозауларга күз тимәсен өчен муенына чук ясап тагалар Апаста.
Күз иң беренче шунда төшсен дип, сыерның маңгаена чүпрәк бәйлиләр, буяу сөртәләр. Чүпрәк, күбесенчә, кызыл төстә булырга тиеш, кызылга яхшырак күз төшә дип ышаналар. Койрыгына да тагалар шушындый ачык кызыл төстәге чүпрәкне, койрыкка такканы сыерны арттан сакласа, маңгайга бәйләнгәне алдан саклый дип ышаналар Әлки районы татар авылларында.
187 views09:20