2023-03-09 12:19:45
Чукыр-чукыр,
Ике күзе сукыр,
Кыш белән язны бутап,
Хәзер туңып утыр!
Бу такмак салкын кыш көннәрендә (гыйнвар аенда) күкәй өстендә утырып бала чыгаручы сирәк кошларның берсе - чукыр (клёст) турында.
#әйләнә_тирәбез_ТЯ
Атамасы "чуку" (клевать) сүзеннән булырга тиеш. Үзләре исә "клә-клә" дигән тавыш чыгаралар.
Ата кошларның каурый катламы кызгылт яки куе алсу төстә, ана һәм бала кошларныкы — яшькелт-соры.
Безнең республикада нарат чукыры, чыршы чукыры, ак канатлы чукыр төрләре бар.
Өске һәм аскы өлешләре икесе ике якка чалшаеп кисешкән зур томшыгы ярдәмендә ылыслы агачларның күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Чукыр ботакка асылынып, томшыгы белән күркә кабыгын каера да, тәмле орлыкны чукып ала.
Тору урыннары ылыслы агачларның орлык уңышына бәйле булгач, барлык чукырлар да даими күчеп йөриләр. Ояларын агачта коралар.
Юлда чукыр кошын очратуны халык изгелеккә, әйбәт юлга, уңышлы сәфәргә юрый.
583 views09:19