2023-05-31 16:18:26
Җәй чәчәкле болыннары, күңелгә хуш кошлар тавышы, тәмле җиләк-җимешләре белән генә түгел, яшеннәре, яңгырлары, көчле давыллары, өермәләре белән дә билгеле. Шуңа күрә элек-электәннән, җәй башлануга, әби-бабаларыбыз, атлаган саен хәвефсез җәйләр сорап, теләктә торуны мәслихәт күргәннәр.
Теләктән тыш төрле им-томнар, ырымнар да башкарганнар. Бүген шуларның берсе - өермә булган очракта башкарыла торганын сөйлисе иттек.
Ульян мишәрләре кисәк башланган өермәгә карап, капка төбеннән:
Өермә, өермә,
Син мине күрмә,
Мин чебелдек астында
Син урам уртасында", - дип кычкыра торган булганнар.
Казан артында яшәүче татарлар көчле яшен белән бергә өермә күтәрелсә, ишек алдына мич төбе себерә торган пумаланы "җылы яңгырлар булсын, йомшак яңгырлар булсын, ашлыкларны бозмасын, йортларыбыз тузмасын" дип ата торган булганнар.
Тау ягы авылларында бозлы яңгырлар белән өермәләр килсә, ишек алдына ипи көрәкләре, кисәү агачлары, мич капкачлары тотып атканнар.
164 views13:18