2021-10-02 11:58:19
Октябрь аенда түбәндәге астрономик күренешләр күзәтеләчәк:
1 октябрь – Меркурийның Спика йолдызына якынаюы.
3 октябрь – Айның Регул йолдызына якынаюы.
6 октябрь – ЯҢА АЙ. Айның Марска якынаюы. Плутонның торгынлыгы*.
7 октябрь – Айның Спика йолдызына якынаюы.
8 октябрь – Марсның Кояш белән кушылуы*.
9 октябрь – Меркурийның Кояш белән кушылуы*. Айның Венерага (Чулпанга/ Зөһрәгә) якынаюы.
10 октябрь – Марсның Меркурийга якынаюы. Айның Антарес йолдызына якынаюы.
11 октябрь – Сатурнның торгынлыгы*.
13 октябрь – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ. Айның Плутонга якынаюы.
14 октябрь – Айның Сатурнга якынаюы.
15 октябрь – Айның Юпитерга якынаюы.
16 октябрь – Венераның Антарес йолдызына якынаюы.
17 октябрь – Айның Нептунга якынаюы.
18 октябрь – Меркурийның торгынлыгы*. Юпитерның торгынлыгы*.
20 октябрь – ТУЛГАН АЙ.
21 октябрь – Марсның Спика йолдызына якынаюы. Орионидлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Орион йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 25 метеор күренүе көтелә).
22 октябрь – Айның Уранга якынаюы.
25 октябрь – Меркурийның көнбатыш элонгациясе*.
27 октябрь – Айның Поллукс йолдызына якынаюы.
28 октябрь – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
29 октябрь – Венераның көнчыгыш элонгациясе*.
30 октябрь – Айның Регул йолдызына якынаюы.
*Торгынлык (рус. стояние) – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Кояш белән кушылу (рус. соединение) – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Радиант – «йолдызлар яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы. Бу әлеге планеталарны күзәтү өчен иң кулай вакыт.
34 views08:58