Get Mystery Box with random crypto!

Гыйлем

Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем Г
Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем
Арна мекенжайы: @gylem
Санаттар: Санатсыз
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 661
Арнадан сипаттама

Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.
Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.

Ratings & Reviews

5.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

3

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Соңғы хабарлар 9

2021-06-24 10:04:52
Каллиграф Айзат Минһаҗев «Имлә» дип исемләнгән икенче каллиграфик перформансын тәкъдим итә.

«Имлә. Уйгыр язуы» чарасы КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Халисә Ширмән лекциясе белән башланачак.

Халисә Хатыйповна кулъязмасы уйгыр язуында да сакланган «Котадгу белек» әсәре турында сөйләячәк.
Ә Айзат Минһаҗев уйгыр язуында уникаль каллиграфик картина ясаячак.

25 нче июнь
15:00да
Керү: ирекле

Татар китабы йорты
49 views07:04
Ашу / Түсініктеме
2021-06-21 10:16:54
БҮГЕН Төньяк ярымшарда елның иң озын көне, бу вакытта Кояш офыктан иң югары биеклеккә күтәрелә. Җәйге Кояш торгынлыгы көне астрономик җәйнең башы булып санала.

Фото: Dieter de Vroomen
88 views07:16
Ашу / Түсініктеме
2021-06-11 19:47:31
«Хәлбуки»нең фәнни лекцияләрен сагынгансыздыр, шулай бит?

КФУ өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Наил Хәертдинов белән янәдән кызыклы фәнни экспериментлар турында сөйләшергә чакырабыз. Бу юлы Дидье Дезорның эксперименты хакында сүз барачак. Ул күселәр мисалында социаль иерархия күренешен өйрәнгән һәм шаккаттыргыч нәтиҗәләргә килгән.

Кемдер хуҗа, кемдер кол. Ә сез гыйлем әһелләре булыгыз .

Кайда: Татар китабы йорты (Островский урамы, 15)
Кайчан: 17 июнь, 18:00.
128 views16:47
Ашу / Түсініктеме
2021-05-19 09:22:58
34 views06:22
Ашу / Түсініктеме
2021-05-15 12:47:12
Бүген Халыкара астрономия көне

Әлеге бәйрәмне 1973 елда америкалы һәвәскәр астроном Дуглас Бергер тәкъдим итә. Астрономия көнен ел саен апрель уртасыннан алып май уртасына кадәрге вакыт аралыгында, Айның беренче чирегенә якын торган шимбәдә бәйрәм итәләр. 2007 елдан Көзге астрономия көне дә бәйрәм ителә башлады. Ул сентябрь уртасыннын октябрь уртасына кадәр Айның беренче чирегенә туры килгән шимбәдә үткәрелә.

2021 елда Язгы астрономия көне 15 майга, ә Көзге астрономия көне 9 октябрьгә туры килә
74 views09:47
Ашу / Түсініктеме
2021-05-09 10:33:36
9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан

1.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан: http://giylem.tatar/?p=448
2.
Татарстанда мобилизация: http://giylem.tatar/?p=503
3.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Хәрби сәнәгать http://giylem.tatar/?p=513
4.
Сугыш елларында авыл тормышы
http://giylem.tatar/?p=569
5.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Милли рух күтәренкелеге
http://giylem.tatar/?p=608
6.
Татар сугышчылары фронтта
http://giylem.tatar/?p=671
7.
Оборона бәрелешләре
http://giylem.tatar/?p=803
8.
Якуп Чанышев –өч сугыш генералы
http://giylem.tatar/?p=961
9.
Җәлилчеләр һәм «Идел-Урал» легионы турында 5 факт: http://giylem.tatar/?p=360
64 views07:33
Ашу / Түсініктеме
2021-05-07 14:32:50 Татар телендә TED видеолары турында әңгәмәләрне дәвам итәбез. Максатларны кәгазьгә терки башлаганчы, әүвәл куркуларыбызны кәгазьгә язып куярга кирәк түгел микән? Тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз һәм кызыклы мәгълүмат белән танышыгыз.

Эшләргә, сорарга, әйтергә куркабыз. Әмма шундый курку хисен тудыра торган нәрсәләр еш кына безгә иң кирәкле әйберләр булып чыга. Җаваплы адым ясар алдыннан ничек катып калмаска һәм үзеңдә көч табарга соң? Инвестор, язучы һәм подкастер Тим Феррис бу уңайдан үзенең күнегү системасын тәкъдим итә. Аның идеясе гади, әмма бик куәтле: куркуларыбызны җентекләп язып чыгарга кирәк икән. "Куркуларны көйләү" техникасы хәзерге стресслы җәмгыятьтә яшәргә ярдәм итә аламы соң?

TED Circles очрашуында без нәкъ шул хакта фикер алышырбыз. Очрашуга әзерләнгәндә әлеге ТЕД видеосын карарга киңәш итәбез: https://www.ted.com/talks/tim_ferriss_why_you_should_define_your_fears_instead_of_your_goals

TED Circles — TED конференцияләрендә яңгыраган идеяләр турында кечкенә төркемнәрдә сөйләшү мөмкинлеге. Circles катнашучылары TED чыгышлары белән танышалар һәм сайлап алынган тема турында фикерләшәләр. Дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә барган әңгәмәләрне уртак платформа һәм TED бренды берләштерә.

Очрашу татар телендә уза. Керү түләүсез, әмма ирекле донейшн хуплана.

Вакыты: 13 май, пәнҗешәмбе, 18:00
Урыны: Татар китабы йортының Әдәби салоны (Островский урамы, 15).

Теркәлү: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1638006/
93 views11:32
Ашу / Түсініктеме
2021-05-06 17:31:38 "Дөнья фәне күптән инглиз телендә. Шуңа да карамастан бала фәнне ана телендә өйрәнә башларга тиеш."

Азатлыкның чираттагы "Татарча подкаст"ында Канададан химия фәннәре докторы (PhD) Әмир Хәбибуллин һәм Казаннан физика-математика фәннәре кандидаты Камил Һадиев белән математика, физика, химия татар телендә була аламы дип фикерләштек.
87 views14:31
Ашу / Түсініктеме
2021-05-05 21:05:51 Сайгаклар - үсемлек белән тукланучы хайваннар. Аларның рационын якынча 80 төр үсемлек тәшкил итә. Алар арасында дала кура җиләге (эфедра), урам чирәме, ак, сары һәм татлы тамыр, витекс, типчак, дала лишайнигы, алабута, кара һәм ак әрем бар. Кышын сайгаклар лишайниклар һәм бөртекле культуралар белән тукланалар, яз көне лаләләр һәм сусыннарны (ирис) яратып ашыйлар. Корылык чорларында, авыл хуҗалыгы җирләренә килеп, арыш, кукуруз кебек җирле культуралар белән тамак туйдыралар.
128 views18:05
Ашу / Түсініктеме
2021-05-05 14:17:53 Сайгакларны ит һәм бигрәк тә ата хайваннарга гына хас мөгезләре өчен аулаганнар, шуңа күрә күбесенчә ата сайгаклар зыян күргән. XX гасыр башында сайгаклар саны бик кими, 1921 елда аларны аулауны тыялар. 1950 елда аларның саны 800 меңгә кадәр җитә һәм аулау яңадан рөхсәт ителә. Нәтиҗәдә 1987 елга сайгаклар саны алты тапкыр кими, Советлар берлеге таркалганнан соң, аучылар барлы-юклы популяциянең дә 95 %ын юк итә. 2019 елда Россиядә 5150 баш сайгак исәпләнгән, 2020 елда аларның саны 6350не тәшкил иткән.

Сайгаклар кырылуының бер сәбәбе чамадаш тыш аулау, браконьерлык булса, икенчесе – эпизоотияләр (билгеле бер территориядә хайваннарда нинди дә булса йогышлы авыруның киң таралуы). Мисал өчен, 2015 елның маенда Казакъстанда Pasteurella multocida бактерияләре тудырган йогышлы авыру – пастереллез гына да йөз илле мең (!) сайгакның үлеменә китерә.

Бәхетебезгә, дөнья буйлап сайгакларны саклауга һәм аларга игътибарны арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар бар: тыюлыклар бу хайваннарны саклау һәм үрчетү белән шөгыльләнә, Халыкара сайгак көне билгеләнеп үтелә, Бөтендөнья табигатьне саклау фонды тарафыннан 2021-2022 елларда тормышка ашырылачак “Сохраним сайгака вместе” проекты да моңа күркәм мисал.

Чыганаклар:
WWF России - Бөтендөнья кыргый табигать …
«Идел» яшьләр журналы
128 views11:17
Ашу / Түсініктеме