2021-07-05 09:33:54
#Гыйлем сәхифәләрендә күренекле татар галимнәре һәм Татарстан фән эшлеклекләре турында язуыбызны дәвам итәбез.
Бүген сезне татарлардан беренче адмирал Исхак Исламов (Ислямов) белән таныштырырга телибез.
Ул 1865 елның 27 июнендә Кронштадт шәһәрендә диңгез унтер-офицеры гаиләсендә туган. Әтисе, Ибраһим Ислямов, тумышы белән хәзерге Биектау районы, Айбаш авылыннан.
1894 елда Исхак Николай диңгез акдемиясенең һидрография бүлекчәсен тәмамлый һәм моннан соң гидрограф буларак диңгез экпедицияләрендә катнаша. 1899 елда беренче тапкыр Арктикага (Шпицбергенгә) йөзә.
Арктикада Исламов Русия дәүләте өчен зур әһәмияткә ия миссияне башкарып чыга. 1914 елда аны хәбәрсез югалган Г. Л. Брусилов, Г. Я. Седов һәм В. А. Русанов экспедицияләрен эзләп табарга тиешле экспедиция җитәкчесе итеп билгелиләр.
Экспедициядә дүрт кораб катнаша: «Эклипс» баркасы, «Печора» исемле пароход, «Герта» һәм «Андромеда» дигән парга йөрүче шхуналар. Дөнья тарихында беренче тапкыр бу экспедициядә поляр авиация дә кулланыла: «Фарман МФ-11» гидросамолеты Яңа Җир бозларын һәм ярларын һавадан күзәтеп чыга.
1914 елның 16 августында Исламовның шхунасы Франц-Иосиф җиренә барып җитә. Бу утрау 1873 елда ук табыла, аны Австро-Венгрия диңгезчеләре ача. Әмма моңа кадәр бер дәүләт тә аны үзенеке дип атамый. Исхак Исламов исә утрауда Русия империясенең байрагын кадап калдыра. Хәер, Беренче дөнья сугышы аркасында империя җитәкчелегендә Арктика кайгысы булмый. Бу утраулар рәсми рәвештә 1920-елларда гына Совет Русиясенеке дип игълан ителә.
Гражданнар сугышы вакытында Исхак Исламов Аклар ягында сугыша, Одесса портында хезмәт итә. Аннары ул Төркиягә китә, Истанбулда яши, качак аклар белән элемтәне саклый. Истанбулда диңгез училищесында укыта. Шунда ук ул Искания татарских слов и корней в русском языке" исемле сүзлеген дә әзерләп бетерә.
1929 елның 3 июнендә вафат була. Аның балалары һәм оныклары да гомерләрен хәрби хезмәткә һәм фәнгә багышлыйлар.
69 views06:33