Get Mystery Box with random crypto!

Инстаграм һәм башкалар эшләмәгән арада, космик яңалык белән та | Гыйлем

Инстаграм һәм башкалар эшләмәгән арада, космик яңалык белән танышыгыз әле!

Кино һәм космонавтика тарихында беренче тапкыр!

ИРТӘГӘ, 5 октябрь көнне, Халыкара галәм станциясенә (ХГС) 66 нчы экспедиция әгъзаларын җибәрәчәкләр. Әлеге экспедиция бик үзенчәлекле, чөнки Роскосмос космонавты Антон Шкаплеров белән беррәттән бу юлы станциягә актриса Юлия Пересильд һәм режиссер Клим Шипенко да очачаклар. Алар кешелек тарихында беренче тапкыр ХГСта нәфис фильм төшерүдә катнашачак.

«Вызов» дигән вакытлы атама йөрткән әлеге фильм авыр хәлдәге космонавтны коткару өчен ХГСка җибәрелгән гади табибәнең кичерешләрен тасвирлаячак. Танылган актрисадан тыш нәфис тасмада чын космонавтлар да уйнаячак. Фильмның төгәл сюжеты әлегә сер булып кала.

Идарә ителүче «Союз МС-19» корабы беркетелгән «Союз-2.1а» ракетасы Байконур космодромыннан Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 55 минутта кузгалып китәчәк. Ул Халыкара галәм станциясе белән 3 сәгать тә 17 минут үткәч тоташырга тиеш. Ю. Пересильд белән К. Шипенко станциядә 12 тәүлек, ә космонавт А. Шкаплеров – 174 тәүлек эшләр дип көтелә.

Кораб очышының туры трансляциясен биредә карарга мөмкин:
https://vk.com/video-30315369_456242636