2022-06-13 12:42:10
Саз ташбакасы (Emys orbicularis) күл, сазлык, акрын агымлы һәм сөзәк ярлы елгаларда яши. Төсе кара-зәйтүнсыманнан коңгырт көрәнгә кадәр, аның фонында вак сары нокталар, таплар һәм сызыклар сибелгән. Озын койрыгы, тәпиләрендә йөзү элпәләре бар.
Бу ташбака күбесенчә иртән һәм эңгер-меңгердә актив. Судан еш кына ярга чыгып, кояшта җылынырга ярата. Октябрь аенда кышкы йокыга тала (ләмгә күмелеп, сулык төбендә кышлый), апрель-майда уяна. Бөҗәкләр (саранча, коңгыз һ.б.), кысласыманнар, моллюсклар, чукмарбашлар, бакалар, шулай ук суүсемнәр белән туклана.
Зурлыгы 12 см алып 35 см, авырлыгы исә 1,5 кг кадәр җитә торган саз ташбакасы Көньяк, Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропада, Кавказда, Алгы Азиядә, Төньяк Көнбатыш Африкада таралган. Татарстанда Олы һәм Кече Чирмешән елгалары бассейнында (Нурлат һәм Әлки районнары) очраган. Соңгы елларда Татарстанда күренмәгәнгә күрә, аларны, республика территориясендә юкка чыккан төргә санап, ТР Кызыл китабының өченче, 2016 нчы елгы, басмасыннан сызып ташлаган иделәр.
Узган атнада фоторәссам Александр Богачев Бөгелмә сулыгы яр буенда кызынып яткан ташбакалар фотоларын урнаштырды. Фотолар буенча бу ташбакалар нәкъ менә саз ташбакалары дип билгеләнгән. Якын арада Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Бөгелмә сулыгындагы ташбакаларны тикшерү эшенә керешәчәк. Ташбакаларның чыннан да биредә тереклек итүе ачыкланган очракта, бу урында аеруча сакланыла торган табигый территория булдырылачак.
Сәрбиназ Шәйхелова әзерләде
Чыганаклар:
Татарстан Республикасы табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия (2021);
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Фото: Александр Богачёв
16 views09:42