Get Mystery Box with random crypto!

Гыйлем

Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем Г
Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем
Арна мекенжайы: @gylem
Санаттар: Санатсыз
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 661
Арнадан сипаттама

Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.
Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.

Ratings & Reviews

5.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

3

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Соңғы хабарлар 4

2022-04-29 09:00:28
Янутлар — искиткеч кызыклы җәнлекләр. Бу хәйләкәр хайванның оста куллары – теләсә нинди ишекне, форточка һәм капкачны, палаткаларны һәм капларны ача торган универсаль бер корал.

http://giylem.tatar/archives/59

Видео: National Geographic
57 views06:00
Ашу / Түсініктеме
2022-04-28 10:25:40 Керпеләрнең кешеләр белән сугышы

Энәле булсалар да, керпеләр бик күпләрдә соклану уята. Җәйге кичләрдә юл читеннән ашыкмыйча гына үтеп барган энәле йомгакларга карап, ничек елмаймыйсың инде? Ләкин чынлыкта без, кешеләр, керпеләрнең зур дошманы булганбыз икән.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/45
37 views07:25
Ашу / Түсініктеме
2022-04-20 10:15:00 Баш мие паразитлары

Роберт Сапольскиның «Без кем? Геннар, тәнебез, җәмгыять» китабыннан тәм-том урынына баш миен кулай күрүчеләр турында өзек.

Татарчага Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе
http://giylem.tatar/archives/2887
77 views07:15
Ашу / Түсініктеме
2022-04-17 11:15:08 Ай турында артык билгеле булмаган 10 факт

Җир планетасының табигый иярчене турында күп нәрсәне беләбез дип уйласак та, артык билгеле булмаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар бар икән әле.

1. Көнкүрештә хөкем сөргән фикерләргә карамастан, Айның тискәре ягы караңгы түгел, ә күренмә ягы кебек үк Кояш тарафыннан еш яктыртыла.

2. Ай өслегендә «Аполлон-11» экипажыннан тыш (Нил Армстронг һәм Баз Олдрин) тагын 10 астронавт булып кайткан.

3. Ай экваторы өлкәсендә өслек температурасы көндезен +120 °С ка, ә төннәрен −170 °C ка җитә алса да, «землянка»да анда һәрвакытта да −50 °C саклана.

4. Ярты гасыр элек Ай карталарындагы дөнья яклары урыннары белән алмаша: көнчыгыш көнбатышка, ә көнбатыш көнчыгышка әйләнә.

5. Төнге күктә балкыган Ай безгә бик якты булып тоелса да, чынлыкта исә аның өслеге Кояш нурларын яңа җәелгән асфальт кадәр генә чагылдыра.

6. Айның кире ягында төннәр, безгә күренгән як белән чагыштырганда, караңгырак була (күренмә як күгендә һәрвакыт Җир «эленеп тора»).

7. Ай инде миллиард еллар елына уртача 3 см тизлек белән Җирдән ераклаша.

8. Айның поляр өлкәләрендә генә түгел, экватор туфрагында да каткан су табыла.

9. Ай өслегенең беренче карталары әле телескоп уйлап табылганчы ук төзелә.

10. Киләчәктә Ай термотөш электростанцияләре өчен ягулык буларак кулланылачак һелий-3-нең мөһим чыганагына әверелергә мөмкин.

Владимир Сурдин, астроном, «Просветитель» премиясе лауреаты
Элементы большой науки сәхифәсеннән Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе
154 views08:15
Ашу / Түсініктеме
2022-04-14 10:32:01 Телне юкка чыгудан ничек сакларга?

Алдагы 80 ел дәвамында 3000гә кадәр тел юкка чыгарга мөмкин, бу тулы бер мәдәниятларны мәңгелеккә авазларын югалтырга мәҗбүр итәчәк. Бу кыска чыгышында телләр активисты Даниэль Бегре Уделл бөтен дөньяда кешеләрнең ата-баба телләрен яңадан торгызуның һәм үз традицияләрен яңартуның яңа ысулларын табуын күрсәтә һәм барыбызны да бабаларыбызның телләрен өйрәнергә өнди. «Сезнең телне торгызу һәм сезнең мәдәниятне кабул итү - бу үз-үзең булуның көчле ысул», – ди ул. «Гыйлем» проекты тәрҗемәсе. Тавыш — Булат Шәймиев

https://vk.com/video-82724249_456239090
317 views07:32
Ашу / Түсініктеме
2022-04-13 17:07:01 Глютен турында бар дөресе: мифлар һәм фактлар

Соңгы елларда дөньяны чын глютен истериясе биләп алды. Күп кеше составында җилемсә булган ризыкны бар гөнаһларда гаепләп, аннан баш тарта башлады. Әмма дөнья җәмәгатьчелеген шул кадәр куркыткан, күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан «массакүләм ашказанын эшләтмәү коралы» дип аталган нинди серле матдә соң ул? Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.

Василий Макаров, «Популярная механика» журналыннан Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе

http://giylem.tatar/archives/3318
189 views14:07
Ашу / Түсініктеме
2022-04-13 12:43:38 Беренче татар әлифбасы

Сәгыйть Хәлфин — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, атаклы Хәлфиннәр нәселенең башы.

1767 елда император закон чыгару комиссиясенә (Уложенная комиссия) Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләреннән депутат булып сайлана.

Екатерина II махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче түрәләр әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы итеп Адмиралтейство конторасы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгели. Русиядә беренче тапкыр рус кешеләре өчен татар теле укытыла башлый.

С. Хәлфин Казан гимназиясендә 1785 елга хәтле эшли. Татар телен укытуда беренче юл яручы буларак, дәреслекләр булмау проблемасы белән очраша һәм үзе чишәргә алына. 1778 елда ул «Азбука татарского языка» дәреслеген яза.

Әлеге дәреслекнең бер нөсхәсе бүгенге көндә Татар китабы йорты экспозициясендә саклана.
196 views09:43
Ашу / Түсініктеме
2022-04-12 10:50:00 Космонавтика өлкәсендә татар шәхесләре

XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык. Алар арасында галимнәр, инженерлар, хәрби очучылар бар.

http://giylem.tatar/archives/3438
165 views07:50
Ашу / Түсініктеме
2022-04-11 10:42:52 Фәлсәфәченең сыйфатлары

Борынгы грек фәлсәфәчесе Платон шул ук вакытта грек филологы да булган. Бәлки, филологларның иң бөеге дә булгандыр, чөнки нәкъ менә ул бүген дә актуаль булып сакланган һәм әле беркем дә хәл итә алмаган филологик мәсьәләр турында сорау биргән. Өстәвенә, бу мәсьәләр шундый итеп бирелгән ки, һәрбер яңа буын алар хакында беренче адымнардан башлап, соңгы сулышка кадәр уйларга мәҗбүр. Шундый сорауларның берсе – фикер йөртү нәрсә ул?

Гасан Гусейнов мәкаләсе

http://giylem.tatar/archives/3160
181 views07:42
Ашу / Түсініктеме
2022-04-10 10:18:07 Дуслар, без 3 бүләк уйнатырга булдык!

урынга VR-экскурсия «Переходъ»
урынга «Татар дөньясы» китабы
урынга мерч «Шәриф Камал премиясе»

Конкурста катнашу шартлары бик гади:

@tatarkitabi Телеграм-каналына язылырга
Пост астындагы КАТНАШАМ төймәсенә басарга

14 нче апрель көнне 11:00дә җиңүчеләрне билгеләячәкбез! Уңышлар теләп калабыз!

При поддержке Voge Team
202 views07:18
Ашу / Түсініктеме