2022-06-22 12:46:06
Әфәнделәр вә ханым-туташлар, безнең каналга язылучылар саны 400дән артты. Безнең өчен мөһим булган бу датаны билгеләп, безнең рухташ каналларны искә аласы килә.
Оешмалардан
@tatarkitabi — Татар китабы йорты [2019 елдан Гыйлем - Татар китабы йорты резиденты]
@tatforum — Татар яшьләре форумы 2015 елдан Гыйлемнең даими партнеры
@millikitaphane — иң кәттә чаралар, шул исәптән фәнни-популяр очрашулар да үткәрә торган милли һәм глобаль локация
@univertatar — Ачык университет, гасырлык хыялның онлайнда чынга аша барышы
Матбугат чараларыннан
@beznenmiras — сыйфатлы һуманитар мәгълүмат тәкъдим итә
@idel_tatar — «Идел»дә Гыйлемче, фәннәрне дөньяга танытучы Сәрбиназ искиткеч кызыклы мәкаләләр яза
@yalkyn — 2015 елдан «Гыйлем»нең партнеры, даими фәнни рубрика чыгара торган яшүсмерләр журналы
@azatliqradiosi — Легендар радиостанция, ә хәзер интернет портал; Азатлык һәрвакыт «Гыйлем» яңалыклары турында яза.
Татарча фәнни-популяр каналлардан
@tarihikanal — иң абруйлы тарихи канал
@mektupler — «Гыйлем» дусты, Һарри Поттер тәрҗемәчесе Азат Якуповның деколониаль эзләнүләре
@fan_soyli — укытучы, «Гыйлем» дусты, Һарри Поттер тәрҗемәчесе Заһир Хәсәновның кызыклы фәнни фактлары
Башка кызыклы фәнни-популяр проектларның сылтамаларын комментарийларда калдырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.
70 views09:46