Get Mystery Box with random crypto!

Гыйлем

Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем Г
Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем
Арна мекенжайы: @gylem
Санаттар: Санатсыз
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 661
Арнадан сипаттама

Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.
Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.

Ratings & Reviews

5.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

3

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Соңғы хабарлар 10

2021-05-05 14:17:51
111 views11:17
Ашу / Түсініктеме
2021-05-05 14:17:08
Сайгак, Saiga tatarica - кәҗә зурлыгындагы куышмөгезле, партояклы дала антилопасы. Аның озынлыгы 100-140 см, биеклеге 60-79 см, авырлыгы 55 кг кадәр җитәргә мөмкин. Иректә ата сайгак - 7 ел, ана сайгак 9-10 ел яши, зоопарк һәм үрчетү урыннарында 12 елга кадәр яшиләр.

Әлеге җан иясенең җир йөзендә инде бик күптәннән тереклек итүенә ишарәләүче хәрәкәтчән хортум-борын сайгакларга елның төрле фасылларын исән-имин кичерергә ярдәм итә: кышын ул үпкәгә керүче һаваны җылыта, җәен дала тузанын тотып кала.

Көтү-көтү булып яшәүче һәм гарем тотучы бу хайваннарның бер гаремына 15-30 ана сайгак туры килә. Әмма ата сайгакларның күпләү кимүе аркасында, хәзер бер гаремга иллегә якын ана сайгак керә. Ата сайгакларга гына хас ярым үтә-күренмәле мөгезләр кыйммәтле трофей булып саналганнар, сайгак мөгезен көнчыгыш медицинасында киң куллану да аучыларны башлыча ата сайгакларга тартып торган, һәм бу хәл һаман да дәвам итә.

Чыганак: «Идел» яшьләр журналы
Фотода: Санкт-Петербургның Зоология музее
118 views11:17
Ашу / Түсініктеме
2021-05-05 10:17:36
Бүген, мамонт белән бер вакытта яшәп, хәзер дә (авырлык белән, әлбәттә) тереклеген дәвам итүче җан иясе - сайгак көне. Җитмеш ел элек әлеге хайваннар Россиядә 800 мең баш булып, хәзер 7 меңгә генә калганнар. Сайгакларның юкка чыгып бару сәбәбе нидә? Аларны кайларда очратырга мөмкин? Көн дәвамында без сезне сайгаклар, аларның үзенчәлекләре һәм алар белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырырбыз.
117 views07:17
Ашу / Түсініктеме
2021-05-03 14:56:37
"Гыйлем" үзәге, Татар китабы йорты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты татар мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучыларын Һарун Таҗиев исемендәге онлайн Фән һәм сәнгать фестиваленә чакыра.

Татар телендә фән һәм белем, дөньяны үзгәртеп кору, яңа иҗади алымнар, киң масштаблы проектлар турында сөйләшәчәкбез.

Мәктәп укучыларының чыгышлары 10 майга кадәр кабул ителә. Юнәлешләр чикләнмәгән: социаль проектлар, фәнни чыгышлар, иҗади эзләнүләр, IT-проектлар да, башка кызыклы идеяләр дә экспертлар тарафыннан тыңланачак.

Тулырак мәгълүмат: http://harounfest.tilda.ws/
Теркәлү өчен: https://forms.gle/SVr6YCxMosBZcVfL6

#Harounfest #Гыйлем #Татаркитабыйорты
187 views11:56
Ашу / Түсініктеме
2021-04-26 13:42:45
Быел Тукайның туган көнен гаять каршылыклы чорда каршылыйбыз. Бер җәһәттән, бар да өметле һәм күңелле дә сыман. Икенче яктан, гомерен әдәбиятка, публицистика һәм мәгърифәткә багышлаган Тукай хәзер мәгърифәт өлкәсендәге хәлләр турында ни әйтер иде икән? Мәгълүм ки, данлыклы шагыйребез "Гавам дарелфөнүне" дигән җәмгыятьтә лекция укыган. Русия Федерациясендә хәзер урнашачак яңа кагыйдәләр нигезендә Тукайның мондый эшчәнлеге закон бозу дип аталыр иде.

"Гыйлем", "Әлбәттә", "Ачык университет" проектлары - боларның барысы да мәгърифәт эше турындагы яңа канун һәм аның нигезендә кертеләчәк яңа кагыйдәләрне үтәр өчен ничәмә-ничә төрле каршылыкка очраячак.
"Мәгариф-хәяттыр. Мәгариф-хәяттыр. Мәгариф-хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны анчак голүм вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер".
Кызганыч, мәгариф һәм мәгърифәткә юллар гына тарая.
373 views10:42
Ашу / Түсініктеме
2021-04-25 14:55:40
Быелгы «Мин татарча сөйләшәм» онлайн һәм офлайн форматларда узачак!

Офлайн, гадәттәгечә, Казан шәһәренең Бауман урамында

Туры трансляцияне акциянең ВКонтакте төркемендә карарга мөмкин

26 апрель, 16:00
160 views11:55
Ашу / Түсініктеме
2021-04-25 11:03:00
Бу бәйрәм 1953 елның 25 апрелендә «Nature» журналында басылып чыккан мәкаләләрдән соң үткәрелә башлый. Җеймс Уотсон, Фрэнсис Крик, Морис Уилкинс, Розалинд Франклин тарафыннан язылган бу мәкаләләр ДНКның молекуляр төзелешенә багышланган була. Шулай ук бүген «Кеше геномы» проекты төгәлләнүгә дә 18 ел тула.
169 views08:03
Ашу / Түсініктеме
2021-04-22 18:34:59
Татар китабы йортында - китаплы төн

24 нче апрель - «Китаплы төн» уңаеннан, Татар китабы йорты чаралар циклы тәкъдим итә.

15:00 – 17:00 Балалар программасы
Каллиграфия буенча остаханә.
Каллиграф Айзат Минһаҗи уздыра.

Китап клубы: Татар әкиятләрендә – күк йөзе серләре
«Вакыт буйлап сәяхәт» дип исемләнгән интерактив экскурсия.
Регистрация: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1616668/


17:00 «Хәлбуки» лекторий
«Гыйлем» проектыннан биология һәм медицина турында кечкенә генә лекция.
Регистрация: https://gylem.timepad.ru/event/1616965/

19:00 – 21:00 Музей һәм кино: «Интерстеллар»


21:00 – 22:00 Татар китабы йортының серле почмаклары буенча экскурсия.
Регистрация: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1616945/

Балалар программасының бәясе – 400 сум
Төнге экскурсия бәясе – 200 сум
182 views15:34
Ашу / Түсініктеме
2021-04-19 01:45:49
Кан ни өчен куера?

Кан куеру процессыннан да күбрәк игътибар җәлеп иткән башка биологик процесс юктыр, мөгаен. Сыек канның үзеннән-үзе үзгәрүе тылсымчы хәйләсе кебек зур кызыксыну уята. Мондый гади һәм көтелмәгән күренешнең гади аңлатмасы булырга тиеш кебек. Шулай да, галимнәрнең бу проблемага берничә гасыр дәвамында игътибарлы булулары өчен җитди сәбәпләр бар.

Татар китабы йортында «Хәлбуки» лекториендә шул хакта сөйләшербез.

Шимбә, 24 апрель, 17:00.
Керү түләүсез, ләкин теркәлеп куярга кирәк: https://gylem.timepad.ru/event/1616965/
399 views22:45
Ашу / Түсініктеме
2021-04-12 10:24:17
Кешенең галәмгә очуына 60 ел тулуга багышлап без космонавтика өлкәсе белән бәйле татар шәхесләре турында мәкалә әзерләдек.

Рәхәтләнеп укыгыз һәм дусларыгыз белән бүлешегез!

Сылтама: http://giylem.tatar/archives/3438
254 views07:24
Ашу / Түсініктеме