Get Mystery Box with random crypto!

Гыйлем

Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем Г
Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем
Арна мекенжайы: @gylem
Санаттар: Санатсыз
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 661
Арнадан сипаттама

Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.
Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.

Ratings & Reviews

5.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

3

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Соңғы хабарлар

2022-07-24 18:18:42 «Гыйлем» җанланырга җыена

Заманында Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткән һәм астрономиядән философиягә кадәр төрле темаларга мәкаләләр, инфографика һәм подкастлар чыгарган «Гыйлем» проекты эшчәнлеген яңарта һәм янәдән волонтерлар җыя. Бу проект тулысынча энтузиаст ихтыярилар тарафыннан алып барыла. Уникаль командага хәзер син дә кушыла аласың, рәхим ит!

Анкетаны тутыр / Заполните анкету: https://forms.gle/6d1fzwbg2MXTFhjm9

Легендарный татарский научпоп «Гыйлем», переводивший лекции от TED и романы о Гарри Поттере, объявляет о скором перезапуске и наборе волонтеров. Проект создан и поддерживается силами энтузиастов, работающих полностью на добровольной основе — примерно как в Википедии. Теперь вы тоже можете стать частью уникальной команды!
414 views15:18
Ашу / Түсініктеме
2022-07-24 08:07:05 Яраткан эчемлекләребез — чәй һәм каһвә турында татарча TEDEd дәресләрен карап алырга була. Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!

Каһвә һәм кофеин:



Чәй тарихы:

108 viewsedited  05:07
Ашу / Түсініктеме
2022-07-22 07:10:12
Сириус йолдызын татарлар Айгыр йолдызы дип атаганнар.
86 views04:10
Ашу / Түсініктеме
2022-07-21 13:33:23
39 views10:33
Ашу / Түсініктеме
2022-07-15 10:05:13 Циансутуар: матдәнең сыйфатлары һәм тарихы

Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә.

http://giylem.tatar/archives/2808
56 views07:05
Ашу / Түсініктеме
2022-07-11 19:51:47 Панисламизм: 1906 ел карашы

«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез.

http://giylem.tatar/archives/2415
37 views16:51
Ашу / Түсініктеме
2022-07-07 07:26:36 Без сезнең өчен Кояш системасында баручы иң зур әһәмияткә ия булган алты күренешне җыйнадык. Әлеге күренешләрнең барлыкка килүе чыннан да бик тәэсирле һәм куркыныч! Без сезне галәм сәхнәсендә менә хәзер дә баручы, хәрәкәттәге искиткеч тамашага күз салырга һәм галәмнең бөтен нечкәлекләрен тоярга чакырабыз. Шуны онытмагыз: безнең йортыбыз искитмәле урында – галәмдә урнашкан, һәм анда баручы могъҗизалы тамашаны күрү өчен, безгәң бары күзләребезне күк киңлекләренә генә күтәрергә кирәк.

http://giylem.tatar/archives/540
68 views04:26
Ашу / Түсініктеме
2022-07-03 10:09:30 Нәрсә ул дислексия?

Дислексия һәр бишенче кешегә хас, ләкин ул төрле кешедә төрлечә чагыла. Бу сөйләм авырлыгы киң спектрга ия, аны «нормаль» һәм «хаталы» сыман категорияләргә кертеп тә булмый. Әлеге TED Ed дәресендә Келли Сэндмэн-Һерли дислексиягә тарыган баш миенең эшчәнлеге хакында яңадан уйлап карарга һәм кеше баш миенең нейротөрлелеге өчен сөенергә чакыра.

http://giylem.tatar/archives/3029
171 views07:09
Ашу / Түсініктеме
2022-06-30 10:20:58
Онлайн мәктәпкә рәхим итегез!

2 нче татар гимназиясе сайтында мәктәп фәннәрен татарча өйрәнеп була.

Уку материалларының төп блоклары - әзер видеолекцияләр.

Дәресләрне түбәндәге платформаларда табып була:

Сайтта
https://sites.google.com/g2kzn.org/online-mektep/%D1%82%D3%A9%D0%BF-%D0%B1%D0%B8%D1%82

Ютуб каналда https://www.youtube.com/channel/UCm_zeeS1t55rezIArS4au_g/playlists

Проектның максаты: интернетта татар телендә укыту эшчәнлеген тормышка ашыру.
213 views07:20
Ашу / Түсініктеме
2022-06-30 09:24:34
Сулы стакан кинәт кенә яртылаш бушаса, нәрсә булачак?

Мөгаен, пессимистлар оптимистларга караганда хаклырактыр. Кешеләр «стакан яртылаш буш» дигәндә, гадәттә, стаканда тигез өлештә су һәм һава барлыгын күз алдында тоталар.

http://giylem.tatar/archives/2571
186 views06:24
Ашу / Түсініктеме