2022-01-07 08:52:17
Эпиктет
Эпиктет – борынгы грек (юнан) фәлсәфәчесе. Безнең эраның 50 – 138 нче елларында яшәгән. Римда ул әүвәл кол булган, аннары аңа ирек бүләк иткәннәр. Соңрак ул Никопольда фәлсәфә мәктәбенә нигез салган.
Заманында ул стоик фәлсәфәчесе Музоний Руфның лекцияләрен тыңлаган. Дөресрәге, аның хуҗасы Эпафродит лекцияләргә йөргән, ә Эпиктет, кол буларак, аңа ияргән.
Эшләргә ярамаганны уеңда да эшләмә
Азат булгач, Эпиктет стоиклык идеяләрен тарату белән шөгыльләнгән. Фәлсәфәнең төп бурычы дип ул кешеләргә чын мөмкинлекләре турында аңлатуны санаган. Тышкы дөньябызны тәшкил иткән нәрсәләр, матди әйберләр бездән тормый, алар безгә буйсынмый. Бу әйберләр үзләре түгел, ә алар турында фикер һәм карашларыбыз гына безне бәхетсез яки бәхетле итә ала. Фикерләребез, омтылышларыбыз, димәк, безнең бәхетебез бездән тора, безнең карамакта кала.
Туган шәһәрең өчен биек биналар төземә, халкын бөек ит – шәһәреңнең бөек иганәчесе булырсың: биек йортларда вак җаннар оялаганчы, тәбәнәк йортларда бөек йөрәкләр яшәсен.
Эпиктет трактатлар язмаган. Әмма өйрәткәннәренең кайбер кисәкләре укучысы Аррианның язмаларында сакланган. Алар «Әңгәмәләр» (
Διατριβαί) һәм «Ярдәмлек» (
Έγχειρίδιον) дип аталган. «Ярдәмлек» аеруча популяр булган, латин теленә тәрҗемә ителгән текстны башка фәлсәфәчеләр һәм теологлар күп тапкыр шәрехләгәннәр.
60 views05:52