Get Mystery Box with random crypto!

Гыйлем

Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем Г
Telegram арнасының логотипі gylem — Гыйлем
Арна мекенжайы: @gylem
Санаттар: Санатсыз
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 661
Арнадан сипаттама

Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.
Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.

Ratings & Reviews

5.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

3

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Соңғы хабарлар 5

2022-04-06 10:21:01 Сез моңарчы ишетмәгән 25 табышмак

Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар. Бөек мәгърифәтче теркәп калдырган акыл уеннары XXI гасырда сәеррәк һәм үзгәрәк яңгырый. Җавап табу өчен шул чор тормышын күзаллый алырга кирәк.

Мәсәлән, Югары менәр: һи-һи, түбән төшәр: һи-һи, уртасында – былбыл кош. Ул ни була?
270 views07:21
Ашу / Түсініктеме
2022-03-28 15:01:53
«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеген бу елны яшь шагыйрьләргә дә бирәбез!

шигырьләреңне сәнгатьле итеп башкара беләсең икән
иҗатыңны зур сәхнәдән яңгыратырга телисең икән

«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсе сине көтә!

24 март – 15 апрель аралыгында шигырь сөйләгәнеңне видеога яздырып, видеоны интернетка йөкләп, бу гаризаны тутыр: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScKTBjjyKciYuyJIXZV-6Imv67k_Q2ucHC2oWiEwF18lnjXMg/viewform

Тавыш бирү юлы белән сайланып алынган иң-иңнәрнең 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге булачак!

Кызыктыра алдыкмы? Без сине көтәбез
347 views12:01
Ашу / Түсініктеме
2022-03-12 10:12:02
«Ноктаның бер кисәгендә бер сәгатькә хуҗа булып, дан һәм шөһрәт казану хакына генераллар һәм патшалар агызган кан елгалары турында уйлагыз әле. Бу пиксельнең бер почмагында яшәүчеләрнең икенче, көч-хәл белән күренә торган почмак халкына кылган чиксез явызлыклары хакында да уйлагыз. Аларның ялгышлары шундый еш кабатлана, бер-берсен үтерү теләге шундый көчле, нәфрәтләре шундый ярсулы».

Карл Саганнан өземтә нигезендә ясалган комикс белән «Гыйлем»дә танышыгыз: http://giylem.tatar/archives/2075
340 views07:12
Ашу / Түсініктеме
2022-03-11 18:42:15 Татар китабы йорты (рәсми атамасы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры) каналында музей яңалыклары гына түгел, ә китап, әдәбият, тарих темасына кызыклы язмалар да чыга. Тизрәк язылырга чакырабыз.

https://t.me/tatarkitabi
305 views15:42
Ашу / Түсініктеме
2022-03-10 18:15:24 «Куллану җәмгыятендә кешегә яшәү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, әмма ул бу тормышның мәгънәсен таба алмый».

XX гасыр уртасында ук фәлсәфәче һәм өченче Вена психотерапия мәктәбенә нигез салучы Виктор Франкл (1905 — 1997) шулай дип язган. Аның сүзләренә караганда, мондый «экзистенциаль вакуум» депрессиягә һәм җәмгыятьтәге золымга илтә, һәм әлеге яшәеш мәгънәсенә җавап бирү өчен проблеманы яңача формалаштыру кирәк — үзенчәлекле Коперник борылышы таләп ителә.

«Гыйлем» Виктор Франклның «Логотерапия һәм экзистенциаль анализ» исемле мәкаләләр җыентыгыннан бер өзекне татарчага тәрҗемә итте һәм хәзер сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә.

Сылтама: http://giylem.tatar/archives/3458
Укыр өчен вакыт: ~ 20 минут
274 views15:15
Ашу / Түсініктеме
2022-03-01 16:31:00 Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар нигезендә эшләгәнен белми, һәм мондый мисаллар бихисап. Без Иэн Стюартның китабыннан бер өзекне татар теленә тәрҗемә иттек.

http://giylem.tatar/archives/2721
94 views13:31
Ашу / Түсініктеме
2022-02-28 13:35:12 «Гыйлем» үзәге, фән һәм мәгърифәт идеяләренә һәм һуманизм мәсләкләренә таяна торган рәсми булмаган берләшмә буларак, сугышның конфликтларны чишү юлы булуына ышанмавын һәм алып барыла торган сәясәт белән килешмәвен белдерә. Бүген башланган ике яклы очрашу тиз арада төзеләчәк солыхка нигез булсын иде дигән теләктә калабыз.
60 views10:35
Ашу / Түсініктеме
2022-02-21 18:44:36 «Идел» журналының Youtube каналында татар телендә кызыклы фәнни репортажлар чыга. Мәсәлән, Сабаның Лесхоз бистәсендә микроклонлы үрчетү – үсемлекләрне «in vitro» (пробиркада) үрчетү, ягъни үсемлекләрнең клоннарын булдыру, белән шөгыльләнгәнннәрен белә идегезме?



73 views15:44
Ашу / Түсініктеме
2022-02-14 08:09:24
Күренекле татар галиме Каюм Насыйриның туган көнен Гыйлем Татарча фән көне буларак билгеләп үтә.

Татарча фән - ул татар телендә белем алу да, татар телендә алып барылган фәнни эзләнүләр дә, татар телендә аралашкан галим-галимәләр дә, үзләренең татар икәнлеген хәтерләгән барлык фән әһелләре дә.

Гыйлем туплау һәм тарату юнәлешендә эшләребез уңышлы булсын!

#гыйлем #ТатарчаФәнКөне
115 views05:09
Ашу / Түсініктеме
2022-02-13 08:22:39 Иртәгә Каюм Насыйриның туган көне, ә "Гыйлем"дә Татар фәне көне искә алыначак. Игътибарыгызга төрле елларда чыккан фәнни-популяр мәкаләләребездән тезмә тәкъдим итәбез.

1. Циансутуар: матдәнең сыйфатлары һәм тарихы
http://giylem.tatar/archives/2808

2. Атом бомбасы Җирне астероидлардан саклап калырмы?
http://n.giylem.tatar/2021/08/15/nuke-asteroid/

3. Дарвин парадоксы: хәзерге фәннең һомосексуальлеккә карашы
http://giylem.tatar/archives/2762

4. Борынгы һинд фәлсәфәсе
http://giylem.tatar/archives/453

5. Кәрим Тинчурин турында һәркем белергә тиешле 7 факт
http://giylem.tatar/archives/2361
9 views05:22
Ашу / Түсініктеме