Get Mystery Box with random crypto!

Стоиклыкта рухи күнегүләр Стоиклар өчен фәлсәфә әхлакый тәрти | Гыйлем

Стоиклыкта рухи күнегүләр

Стоиклар өчен фәлсәфә әхлакый тәртипләргә ышанулар җыелмасы гына түгел, алар өчен ул даими практика һәм күнегүләрне (аскеза) үз эченә алган яшәү рәвеше дә. Стоикларның фәлсәфи һәм рухи практикаларына мантыйк, Сократча әңгәмә һәм үзең белән әңгәмә, үлемгә читтән торган сыман карау, хәзерге мизгелдә калуны истә тотар өчен игътибарлыкны чыныктыру (Көнчыгыштагы медитациянең кайбер формаларына охшаш) һәм көндәлек проблемнар һәм аларны чишү юллары турында көн саен фикерләү, рефлексияләү керә. Стоиклар өчен фәлсәфә – даими рәвештә гамәл кылу һәм үзеңә искәртеп тору процессы.

«Уйланулар» дигән хезмәтендә Марк Аврелий шундый гамәлләрнең кайберләрен искә ала. Мәсәлән, II китапта шундый юллар бар:

Иртә таңнан үзеңә әйт: Мин бүген рәхмәтсез, усал, сатлык, көнчел, ярдәм кулы сузмый торган кешеләрне күрәчәкмен. Чын яхшылыкны бөтенләй белмәүче һәм авыручыларны… Аларның берсе дә миңа зыян сала алмас, бер кеше дә мине начар юлга алып керә алмас, мин дә кардәшемә ачулана яки аңа нәфрәт саклый алмам; чөнки без бу дөньяга бергә хезмәт куяр өчен килдек.

Аврелийга кадәр Эпиктет та үзенең «Әңгәмәләр»ендә гамәлләрнең өч төрен аерып күрсәткән: фикер йөртү, теләк һәм хирыслык. Француз фәлсәфәчесе Пьер Адо фикеренчә, Эпиктет бу өч төрле гамәлне мантыйк, физика һәм этика белән тиңләштергән. Адо язганча, «Уйлануларда» «Һәрбер максима бу бик тә характеристик topoi (ягъни гамәлләрнең) берсен, яки икесен, яисә өчесен дә үстерә» .

Шеймус Мак Суибн рухи күнегү практикаларын рефлексия практикасына йогынты ясаучылар буларак тасвирлаган. Робертсонның «Когнитив-биһевиораль терапия фәлсәфәсе» дигән китабында стоикларның рухи күнегүләре һәм заманча когнитив биһевиораль терапия арасында охшашлыкларны җентекләп тасвирлый.

Стоиклар шулай ук юанычлы орацияләре белән дә данлыклы. Алар әдәбиятта consolatio традициясенең бер өлеше булганнар. Сенека язган шундый өч юаныч әлегәчә сакланган.

Татар Википедиясеннән