Get Mystery Box with random crypto!

Гузель Уразова

Telegram арнасының логотипі guzelurazova — Гузель Уразова Г
Telegram арнасының логотипі guzelurazova — Гузель Уразова
Арна мекенжайы: @guzelurazova
Санаттар: Блогтар
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 18.26K
Арнадан сипаттама

Гузель Уразова (Guzel Urazova) - официальный Telegram-канал.
Booking: 8-937-525-525-5 (Руслан)

Ratings & Reviews

3.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

1

1 stars

0


Соңғы хабарлар 39

2022-04-16 09:02:01
Ижау концертыннан соң без Пермьгә кузгалдык. Пермь концерты да узып китте, бүлмәдәшем Гульнара, он тебе нравится, димәсенме? Мин бит инде, да нет, он мне не, не, ну в общем мне всё равно дидем. Ә, ладно актриса из тебя никакая, күзеңә чыккан дип көлде. Ну ладно, да, ошый ул миңа дидем үзенә. Сәг төнге ике, берзаман кемдер ишеккә шакый. Мин әйтәм Гульнара это наверно к тебе дим. Ул әйтә я вообще то никого не жду ди. Минем йөрәк жу итеп китте . Ишекне миңа ачырга туры килде. Ачсам.
13.5K views06:02
Ашу / Түсініктеме
2022-04-16 08:16:10
Такси заказать иткән идем оча торган булды шикелле
13.0K viewsedited  05:16
Ашу / Түсініктеме
2022-04-16 07:19:30
Килешәсезме?
12.7K views04:19
Ашу / Түсініктеме
2022-04-15 14:53:17
Ишеттегезме әле?
14.2K views11:53
Ашу / Түсініктеме
2022-04-15 11:49:00 Берзаман Ильдар мине күтәреп алды да аркасына утыртып баскыч буйлап аска йөгереп төшә башлады. Шул мәлне... Безгә каршы Салават абый Фатхетдиновның аранжировщигы Зинур Сагитов менеп килә. Аның безне күреп күзләре шар булды . Күрәсең үзе дә аптыраганнан ни әйтергә белми :Сез өйләнәсез мени? дип сорады. Миңа шундый уңайсыз булды шул вакытны.Мин бит Ильдарга атланып төшеп киләм. Так то мин анда үз теләгем белән түгел, Ильдар үзе мине күтәреп алды.. Аны, безне күргән Зинур абыйга сөйләп торып була мени инде. Вәт шулай итеп театрда безнең турында шышы пышы китте дә инде.
Без Ильдар белән столовыйга кердек. Без кергәндә гркппаның яртысы шунда иде. Бер кызыклы хәл. Артисларга, салат, аш, гречка белән гуляш, компот өстәлгә тезелгән иде. Бу минем өчен бик күп, ә Ильдар шундый ябык иде ул вакытны. Мин аны ашатасым килде. Ул сыпыртып ашап куйды да миңа карап утыра. Мин чак гречканы ашый башлаган идем. Ильдар, мин ашап бетерә алмыйм, калдырырга яхшы түгел бәлки ашап бетәсең дидем. Ул ике дә уйламый, давай ди . Мин инде тарелкасы белән бирдем. Берзаман ашап утырганда Ильдар авызын тотты да ашаганын кире чыгарды. Әллә таш эләктеме? дип сорадым мин куркып. Ул, юууук, дип укшып куйды. Нәрсә булды соң дим.? Гречкага поварның авызыннан жевачка төшкән ди . Мин тагын бер кат аптырап сорадым. Нинди җвачка Ильдар? Хәзер монда мин гаепле кебек булып чыктым бит әле. Аннары искә төште, мин бит авызымдагы сагызны ашар алдыннан өстәлгә куйдым, кая соң әле ул. Карыйм карыйм сагыз өстәлдә юк. Ә кая ул?
13.8K viewsedited  08:49
Ашу / Түсініктеме
2022-04-15 11:48:32
Җомгалар мөбәрәк, тоткан Уразаларыбыз кабул булсын Амин
13.0K views08:48
Ашу / Түсініктеме
2022-04-14 20:32:30
Айдар Абый бүген ифтар уздырды. Рәхмәт яусын чакырган өчен. Аллаһы кабул итсен
13.9K views17:32
Ашу / Түсініктеме
2022-04-14 11:43:43 Беренче концерт Ижау шәһәрнең Аксион мәдәният йортында узды. Ильдар да, мин дә шул сәхнәдә беренче тапкыр Салават абыйның концертында җырладык.20 ел элек бит инде бу Концертның соңгы җырында барлык театр сәхнәгә чыгып баса. Салават абыйның "Соңлама" дигән җыры яңгырый. Бу җырның сүзләре: Яратырлык Гүзәл ярың булса, яратырлык Гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә соңлама. Бу мизгелдә сәхнәдә Ильдар белән без генә басып торабыз кебек иде. Ильдар җыр барганда минем янга килеп басты. Миңа сизелер сизелмәс кенә бармак очларымнан тотып алды. Яратырлык гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә- Соңлама! Минем әйтәсе килгән, әйтә алмаган сүзләрне нәкъ шушы җыр әйтеп бирде.
Башта сумка, хәзер бу җыр, бөтен тирә юн безнең бергә булуны телиләр иде кебек..
Иртә белән торып гостиницаның беренче катында урнашкан столовыйга төшеп ашарга да Пермьгә юлга чыгасы иде. Мин ишекне ачып чыксааам, шул вакытта өске этаждан баскыч буйлап Ильдар төшеп килә. Минем аяк астында җир убылган кебек булып китте. Ничек? Нишләп алай? Нәкъ мин чыгуга ул төшеп килә? Бәлки ул баскыч кырыена басып минем чыкканны көтеп торгандыр? Аннары берни булмаган кебек үзенең Чаллыда рынокта катырка өстенә басып киеп алган модный кара джинсасын киеп берни булмагандай миңа каршы төшеп килә? Ул миңа Гүзәл әйдә столовыйга диде. Ә мин ә ә..ә дип бер сүз әйтә алмый авыз ачып торам. Берзаман Ильдар мине күтәреп алды да аркасына утыртып баскыч буйлап аска йөгереп төшә башлады. Шул вакытта ... Ничек уйлыйсыз, сезнең вариант? Языгыз
14.1K views08:43
Ашу / Түсініктеме
2022-04-14 11:43:37
13.5K views08:43
Ашу / Түсініктеме
2022-04-14 09:02:01
Ильдар белән Чаллыдан Ижауга барганчы юл буе сөйләшеп килдек. Бер-беребезне әллә ничә ел белгән кебек булды миңа. Ничектер минем күңелемне аңлый иде кебек. Бик якын кеше, ничек аңлатыйм..?!? Ну, аңладыгыз инде Ижау гостиницасына урнашканда телефон номерлары белән алыштык. Кереп яткач мин бик озак йоклап китә алмый уйланып яттым. Аның һәрбер сүзе, аның күз карашлары.. Шунда мин бераз куркып куйдым. Нишлисең син Гүзәәәл дип, үз үземне селкетәсем килде. Ә ул соң, бәлки минем белән болай гына матур итеп сөйләшеп килгәндер? Бәлки без бер атнадан гастрольдән кайтырбыз да ул үз юлы белән китәр...Ә мин? Нишләрмен? Ләкин соң иде. Миңа Ильдарның сумкасындагы баш даруыда, доньяда булган башка бер дару белән дә ярдам итәрлек түгел иде. Бүлмәдәш кызым Гульнара үч иткән кебек нидер сөйли дә сөйли, ә мин аны ишетмим дә икән. Гүзәәл с тобой всё в порядке? дип төрттереп тә алды. Шулай ничектер йоклап киткәнмен. Иртә белән уянып ишекне ачып чыксам...

(Дәвамын языйммы?)
13.8K views06:02
Ашу / Түсініктеме