Get Mystery Box with random crypto!

Гузель Уразова

Telegram арнасының логотипі guzelurazova — Гузель Уразова
Арна мекенжайы: @guzelurazova
Санаттар: Блогтар
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 17.55K
Арнадан сипаттама

Гузель Уразова (Guzel Urazova) - официальный Telegram-канал.
Booking: 8-937-525-525-5 (Руслан)

Ratings & Reviews

3.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

1

1 stars

0


Соңғы хабарлар 33

2022-06-02 11:30:41
Сабантуйларда күрешкәнгә кадәр дуслар!
7.7K views08:30
Ашу / Түсініктеме
2022-06-02 10:30:43 Бу юлы дәшми калмыйм
Кичә 1 июнь, балалар яклау көнендә, балаларны түгел, үзебезне якларга туры килде. Бер гәзит минем исемне кулланып үзенә пиар ясау теләге беләнме, мине пычратырга теләп статья бастырган.

Имеш татар эстрадасы сплошной чүп. Ә иң беренче чиратта Гүзәл Уразова оятсыз! Ике ноталы "Бәлеш" җырын оялмыйча җырлап йөри. Имеш без аны банан җырыннан алган . Гүзәл Уразова тутый кош траляля... Минем кебек җырчы аркасында башка яхшы җырчылар яхшы җырларын җырлый алмыйлар икән. Тагын нидә гаепләргә нәфесегез җитәр икән мине? Астан язып утыручы кеше, гафу итегез, исемегезне белмим. Изгелек, яхшылык сезгә кирәк түгел шулаймы? Ничә мәчет төзелешенә ярдам итүемне, сүз уңаеннан 16 июнь Уникс концертлар залында мәчет төзелүгә өлеш кертә торган концерт була.

Падемия башлангач үзебез дә эшсез калган көенә, авырлы идем, мохтаҗ гаиләләргә пакет пакет ашамлык, кирәк яраклар ташыдык, нигә язмадыгыз? Мин күптән түгел балалар йортында ике сабыйга Әти Әни эзләп йөрдем, нигә язмыйсыз?

Әйтимме нигә? Аның өчен сезгә гонорарны күп түләмиләр шул.. Шуңа кеше исемен кулланып, аны пычратып, кеше ышандырып статьяны интернетта 15000 артык кеше укыса, теге унбиш мең акчаны кесәгезгә тыгып кайтып китәсез инде. Минем тел чарлап, каләм тирбәтеп утырырга вакытым юк. Казанга мин журналист булам дип килгән идем, укып чыкан булсам язар идем сезгә бер статья. Рөстәм Нургалиевич әйткән "канатлы" сүзләргә әверелгән сүзләр искә төшә. Матур сөйлисез конечно, ну эшегезнең рәте юк бит. Кеше хурларга иң җиңеле. Үзегез берәр эш эшләп күрсәтегезче? Кеше тетрәндергеч, күңелгә үтеп керерлек, йотлыгып укып куя торган статьялар языгыз әле,халык та игътибар биреп укыр иде.
Безнең"сәнгать кухнясына" кереп безнең Бәлешне тәнкыйтьләр вакытыгыз булмас.
Шаян җыр икәне аерым ачык бит инде.
Мәрхүм Хәмдүнә апа шаян җырын җырлый торган иде. Галигә барам әле дип. Ахырдан, Галигә бармаска булдым бит әле мин, теге Торнасалихка барырмын инде дип.
Шаян җыр да булсын, минем тирән мәгънәле җырларым да бихисап
20 ел эчендә 300 якын җырым чыкты. Алар арасында акапелла, баян, оркестр, акустик инструментлар белән җырлар бар. Төрле стиль, халык җырлары, фольклор, этно, диско, рок, поп, r&b. Без Кремльдә концерт бирдек, нигә язмадыгыз? Мин шушы хакта яңалык чыгарыйк әле дигәч, минән 60 мең акча сорадылар.
Бу ел 20 еллык юбилей концертын шулай ук Кремльдә уздырачакбыз. Язмагыз!
Җавап язмас идем дә, дәшми дигәч тә мине күпме "тешләргә" була?
Мин җырчы гына түгел, дүрт бала да үстерәм. Кеше тикшерергә вакытым юк.
Ә сез гафу итегез кем буласыз? Чын исемегез кем? Әйдәгез күздән күз күршебез дә сөйләшәбез?

Кстати, мин бу гәзиттә эшләгән бер кешегә шул статьяның ссылкасын сорап язган идем, биш минуттан статьяны сайтларыннан алып аттылар. Пока шул.. Дальше посмотрим, кем чыгар икән "окоптан" .
8.1K viewsedited  07:30
Ашу / Түсініктеме
2022-06-02 10:30:43
Укырга
7.8K views07:30
Ашу / Түсініктеме
2022-06-02 10:00:31
Билет алырга https://urazova.ru/
7.9K views07:00
Ашу / Түсініктеме
2022-06-01 19:17:46
Большое интервью 2 часть https://vk.cc/ce38gg
4.3K views16:17
Ашу / Түсініктеме
2022-06-01 13:14:44
Уфада күптән түгел балалар йортында булган идек. Кызыл таң гәзитеннән фотосын җибәргәннәр.

Настя белән Галя бик акыллы кызлар. Галясы бигрәк тә ягымлы инде балакаем. Гел кочаклады да кочаклады мине. Настя бераз борчылып торган шикелле булды миңа. Яшь аралары ике яшь.

Безгә яшәгән бүлмәләрен күрсәттеләр,икесе дә рәсем төшерәләр. Тәрбияче апаларын бик яраталар. Ике тәрбияче бу балалар йортында 25 ел эшлибез диләр. Тәрбиячеләр дә, яшәү урыны да яхшы..

Ләкин Әти Әни назын беркем дә алыштыра алмый. Кечерәк кыз Настя, әле дә әөдә өйгә кайтыйк дип елый ди. Әниләре дә исән, Әтисе дә.. Ләкин Әниләре эчә, Әтиләре башка хатын белән яши диделәр..

Балаларны саклау, гаиләне саклаудан башлана. Бу кызларга ярдам итәсегез килсә. Бәлки кемдер бу балаларны үз итәсе килә икән Шагит Худайбердин исемендәге балалар үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз
6.8K viewsedited  10:14
Ашу / Түсініктеме
2022-06-01 09:01:20
Гаиләм иң зур байлыгым. Аллаһыма рәхмәт балалар өчен. Нинди генә зур үссәләр дә бала Әти Әни өчен бала булып кала. Балаларны кадерләп назлап, кыерсытмый, үстерергә кирәк. Бу доньяда болай да авыр мизгелләр, кыерсытырга теләүчеләр булыр. Ныклы тәрбия һәм дөрес белем бирү балаларны иң зур яклау һәм саклау. Барлык балалар бәхетле булсын. Ата Аналы бәхетле гаиләдә үссеннәр

Моя семья - мое богатство. Мои птенчики, мое продолжение. Я каждый день благодарю Бога, что стала матерью четырём прекрасным малышам. Даже, когда они станут взрослыми, они все равно останутся моими маленькими и любимыми детьми. Эллари, Камилла, Самир и Ариана. Будьте счастливы, а мы вам с папой во всем поможем и защитим. Всех с праздником с международным днём защиты детей.
Дети - это самое большое счастье.
Будьте счастливы с детьми
3.4K views06:01
Ашу / Түсініктеме
2022-05-31 18:43:33 ГУЗЕЛЬ УРАЗОВА - БОЛЬШОЕ ИНТЕРВЬЮ. 20 ЛЕТ НА СЦЕНЕ. ЧАСТЬ 1

Эксклюзивное большое интервью Народного Артиста Республики Татарстан. Как живет, о чем мечтает и что ещё не успела сделать в своей жизни Гузель Уразова узнаете прямо сейчас.

Вторую часть смотрите завтра в 19 30.

Содержание:

0:00 - Превью;
02:27 - Сбылись мечты?;
02:48 - О родителях;
03:40 - Три главных принципа вашей жизни;
04:30 - Как воспитывали родители;
05:33 - Кем хотела стать Гузель Уразова?;
06:13 - Вы были королевой класса?;
06:50 - Когда начали петь?;
08:39 - Школьные истории;
12:34 - Сложный переезд в Казань;
14:25 - Почему Казань?;
19:00 - Сложные студенческие годы;
20:55 - Нужно ли высшее образование?

https://vk.com/wall-151516202_65446
7.2K viewsedited  15:43
Ашу / Түсініктеме
2022-05-31 18:32:01
Смотрите https://vk.cc/ce15WY
7.1K views15:32
Ашу / Түсініктеме
2022-05-31 08:21:35
Балакаем, бүген синең беренче ЕГЭ. Аллаһы сиңа тел ачкычлары бирсен

"Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Рабби зидни гыйльмән вә фәһмән вәәл - хыйкни биссалихин. Раббишрахли садри вә йәссирли әмри вәхлүл гукъдәтән мин лисани йәфкаһү каули, йә Хафиз, йә Ракыйб, йә Нәсыйр, йә Аллаһ. Рабби йәссир вәлә тугъассир. Рабби тәммим билхайр".

Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын.Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине салих колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге бауны тиз чиш ки, әйткән сүземне аңласын. Әй, Саклаучы, Күзәтуче. Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырлатма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла".
9.1K views05:21
Ашу / Түсініктеме