Get Mystery Box with random crypto!

Беренче концерт Ижау шәһәрнең Аксион мәдәният йортында узды. И | Гузель Уразова

Беренче концерт Ижау шәһәрнең Аксион мәдәният йортында узды. Ильдар да, мин дә шул сәхнәдә беренче тапкыр Салават абыйның концертында җырладык.20 ел элек бит инде бу Концертның соңгы җырында барлык театр сәхнәгә чыгып баса. Салават абыйның "Соңлама" дигән җыры яңгырый. Бу җырның сүзләре: Яратырлык Гүзәл ярың булса, яратырлык Гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә соңлама. Бу мизгелдә сәхнәдә Ильдар белән без генә басып торабыз кебек иде. Ильдар җыр барганда минем янга килеп басты. Миңа сизелер сизелмәс кенә бармак очларымнан тотып алды. Яратырлык гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә- Соңлама! Минем әйтәсе килгән, әйтә алмаган сүзләрне нәкъ шушы җыр әйтеп бирде.
Башта сумка, хәзер бу җыр, бөтен тирә юн безнең бергә булуны телиләр иде кебек..
Иртә белән торып гостиницаның беренче катында урнашкан столовыйга төшеп ашарга да Пермьгә юлга чыгасы иде. Мин ишекне ачып чыксааам, шул вакытта өске этаждан баскыч буйлап Ильдар төшеп килә. Минем аяк астында җир убылган кебек булып китте. Ничек? Нишләп алай? Нәкъ мин чыгуга ул төшеп килә? Бәлки ул баскыч кырыена басып минем чыкканны көтеп торгандыр? Аннары берни булмаган кебек үзенең Чаллыда рынокта катырка өстенә басып киеп алган модный кара джинсасын киеп берни булмагандай миңа каршы төшеп килә? Ул миңа Гүзәл әйдә столовыйга диде. Ә мин ә ә..ә дип бер сүз әйтә алмый авыз ачып торам. Берзаман Ильдар мине күтәреп алды да аркасына утыртып баскыч буйлап аска йөгереп төшә башлады. Шул вакытта ... Ничек уйлыйсыз, сезнең вариант? Языгыз