2022-05-24 12:54:52
Гастрольләр дәвам итә. Ильдар белән кич күрештек без. Рәхәтләнеп сөйләштек. Бер кем дә комачауламады, беркем дә бүлдермәде.
Уянып китсәм будильникны ишетми йоклап калганмын. Мин автобуска кергәндә бөтенесе мине көтеп утыра иде. Әлбәттә мин кызарып менеп утырдым. Җенем сөйми соңга калырга. Ильдар янына утырмыйча аерым урынга утырдым. Автобус кузгалды. Ильдар смс яза. Ни хәл? Мин әйтәм нигә соң хотя бы син шалтратып уятмадың мине? Ул яза, мин үзем дә хәзер генә кереп утырган идем . Әзрәк барганнан соң ашарга туктадык. Анда чыгып ашап кергәннән соң Ильдар минем янга килеп утырды. Елмая да елмая бу. Сиңа ни булды соң бик сәер елмаясың? Ни булганга охшаган соң дип һаман мине үрти. Просто кәефем әйбәт ди. Ярар, мин бер әйбер планлаштырдым, Казанга кайткач сөйләрмен ди. Хәзер мин йокламаска тиештер инде, нәрсә инде бу дип баш ватып. Күпме төпченсәм дә әйтмәде инде миңа. Төмәнннән концертлар беткәч кайтуы авыр булды. Бик озак.. Хәтердә кем кайда ничек аягын суза алган кем ике креслога ятып йоклый, миндә автобусның артындарак ике кушылган сиденье бар иде шунда ятып сеңгәнмен. Чаллыга кайтып җитәрәк уяндым. Автобус Чаллыда кала торган, ә без үзебез кайтып китешле. Вакыт төнге өчләр булгандыр. Без Салават Закиевичның студиясына килеп туктадык. Иртәнгә кадәр анда булып Ильдар белән бергә Казанга кайтырга тиеш идек. Ильдар минем бүлмәгә керде дә ничек кайтасымны сорады. Миңа срочно Уфага кайтып киләсе бар. Мин Уфага китәм ди. Минем йөрәк сикереп куйды. Нигә кайта икән инде анда? Соңрак сөйләде инде ул миңа аны.
Ул вакытта мин әле бу хакта белми идем. Минем бер кеше белән күрешәсем бар ди. Кем белән соң дигәч..
Менә кайтып килгәч тә әйтермен диде.
Ул кайтып киткәч күңел бушап калды. Ниндидер курку да бар иде. Башта һаман бер уй, йөрегән кызы булып шуның янына кайтып киткәндер дип уйлый идем.
Һәм мин ялгышмаганмында...
Бу хакта ул миңа берничә ел үткәч кенә сөйләде. Уфага аралашып йөргән кызы янына кайтан булган. Ни өчен икәнен белмим. Син аңа вәгъдә биргән идеңме дигәч. Мин сиңа кадәр, бер кызга да өйләнәм, бергә булырбыз кебек вәгъдәләр бирмәдем. Ярар, барсы да яхшы, мин синең янда, нигә юкка борчыласың диде. В общем шуның белән мин дә башка төпченмәдем, ул да искә төшермәде. Ничектер бер өч дүрт ел элек Уфада концертта Ильдарга сәхнәгә чәчәк мендереп биргән Эльвира исемле кыз дип әйттеләр миңа соңыннан. Ярый, анысы инде мөһим түгел хәзер. Ул вакытта мин Ильдарны югалтырга курка идем. Нигә андый хис булгандыр миндә, аңламыйм.
8.4K views09:54