2022-04-26 17:37:34
Ильдар минем кулны тотып алды да нәрсәдер әйтә башлаган иде, Гульнара килеп керде. Шулай итеп сөйләшеп бетереп булмады
Киләсе концерт Чиләбедә буласы.
Автобуста барабыз. Зур юллардан арыта да башлаган иде кебек, ләкин шуның белән бергә көннән көн концертлар саны кими.
Төмәннән без кире Казанга юл тотарга тиешбез. Ике концерт әле тагын Ильдар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйсы. Калганын кем белә.. Чиләбегә барганчы Ильдар бер үзе автобусның арткы урынында утырып барды.
Нигә минем янга утырмады? Кәефе дә юк кебек. Әллә берәр хәл булганмы? Мин гаепле микән? Башка әллә нинди уйлар кереп бетте.
Минигали автобустан чыкканда, девчонки чё вы такие грустные? Устали? Давай сегодня после концерта в ресторан сходим дип куйды. Ә мин артка борылып карыйм. Ильдар һаман көймәсе комга терәлгән шикелле утыра. Чыкканда сорарга булдым.
Барсы да яхшымы соң? Кәефең юк кебек. Әй, бар инде шунда. Ярар, барсы да яхшы дип җавап бирде. Йөрәгемә рәхәт булып китте. Минем гаеп юк шикелле.
Концертка әзерләнеп йөрибез, бераз репитиция узганнан соң гримеркага барганда Ильдар каршы очрады да. Бүген нишлисең дип сорады. Нишлим инде, как обычно мин әйтәм, концерт, гостиница, автобус . Бәлки концерттан соң күрешеп алырбыз дип, по ходу свидание назначать итә что ли .
В общем кич күрештек без. Рәхәтләнеп сөйләштек.
Бер кем дә комачауламады, беркем дә бүлдермәде.
Уянып китсәм будильник
3.1K views14:37