Get Mystery Box with random crypto!

Берзаман Ильдар мине күтәреп алды да аркасына утыртып баскыч б | Гузель Уразова

Берзаман Ильдар мине күтәреп алды да аркасына утыртып баскыч буйлап аска йөгереп төшә башлады. Шул мәлне... Безгә каршы Салават абый Фатхетдиновның аранжировщигы Зинур Сагитов менеп килә. Аның безне күреп күзләре шар булды . Күрәсең үзе дә аптыраганнан ни әйтергә белми :Сез өйләнәсез мени? дип сорады. Миңа шундый уңайсыз булды шул вакытны.Мин бит Ильдарга атланып төшеп киләм. Так то мин анда үз теләгем белән түгел, Ильдар үзе мине күтәреп алды.. Аны, безне күргән Зинур абыйга сөйләп торып була мени инде. Вәт шулай итеп театрда безнең турында шышы пышы китте дә инде.
Без Ильдар белән столовыйга кердек. Без кергәндә гркппаның яртысы шунда иде. Бер кызыклы хәл. Артисларга, салат, аш, гречка белән гуляш, компот өстәлгә тезелгән иде. Бу минем өчен бик күп, ә Ильдар шундый ябык иде ул вакытны. Мин аны ашатасым килде. Ул сыпыртып ашап куйды да миңа карап утыра. Мин чак гречканы ашый башлаган идем. Ильдар, мин ашап бетерә алмыйм, калдырырга яхшы түгел бәлки ашап бетәсең дидем. Ул ике дә уйламый, давай ди . Мин инде тарелкасы белән бирдем. Берзаман ашап утырганда Ильдар авызын тотты да ашаганын кире чыгарды. Әллә таш эләктеме? дип сорадым мин куркып. Ул, юууук, дип укшып куйды. Нәрсә булды соң дим.? Гречкага поварның авызыннан жевачка төшкән ди . Мин тагын бер кат аптырап сорадым. Нинди җвачка Ильдар? Хәзер монда мин гаепле кебек булып чыктым бит әле. Аннары искә төште, мин бит авызымдагы сагызны ашар алдыннан өстәлгә куйдым, кая соң әле ул. Карыйм карыйм сагыз өстәлдә юк. Ә кая ул?