Get Mystery Box with random crypto!

Ильдар белән Чаллыдан Ижауга барганчы юл буе сөйләшеп килдек. | Гузель Уразова

Ильдар белән Чаллыдан Ижауга барганчы юл буе сөйләшеп килдек. Бер-беребезне әллә ничә ел белгән кебек булды миңа. Ничектер минем күңелемне аңлый иде кебек. Бик якын кеше, ничек аңлатыйм..?!? Ну, аңладыгыз инде Ижау гостиницасына урнашканда телефон номерлары белән алыштык. Кереп яткач мин бик озак йоклап китә алмый уйланып яттым. Аның һәрбер сүзе, аның күз карашлары.. Шунда мин бераз куркып куйдым. Нишлисең син Гүзәәәл дип, үз үземне селкетәсем килде. Ә ул соң, бәлки минем белән болай гына матур итеп сөйләшеп килгәндер? Бәлки без бер атнадан гастрольдән кайтырбыз да ул үз юлы белән китәр...Ә мин? Нишләрмен? Ләкин соң иде. Миңа Ильдарның сумкасындагы баш даруыда, доньяда булган башка бер дару белән дә ярдам итәрлек түгел иде. Бүлмәдәш кызым Гульнара үч иткән кебек нидер сөйли дә сөйли, ә мин аны ишетмим дә икән. Гүзәәл с тобой всё в порядке? дип төрттереп тә алды. Шулай ничектер йоклап киткәнмен. Иртә белән уянып ишекне ачып чыксам...

(Дәвамын языйммы?)