Get Mystery Box with random crypto!

Дуслар, бүген дә туганлык атамаларын барлауны дәвам итәбез. Чи | Татар ядкарьләре

Дуслар, бүген дә туганлык атамаларын барлауны дәвам итәбез.
Чиратта - 'ана' атамасы.
Телебездә 'ана' сүзе нигезендә 'анай', 'анакай', 'анакаем', 'анакач', шулай ук 'әнәй', 'нәнә', 'нәнәй', 'әни', 'әнекәй', 'әнкәй', 'әннә' һәм башка сүзләр барлыкка килгән. Аларның һәркайсының мәгънә яки кулланыш үзенчәлеге, үз урыны бар. Мәсәлән, 'анакай' дип бераз читләтеп (рәсми төстә) әйтелә, 'анакаем', 'анакачым', 'әнекәем', 'әнекәчем' дип гадәттә курыкканда, гаҗәпләнгәндә әйтеп ташлыйлар. Кеше нәни чакта 'әннә', үсә төшкәч 'әни', зур булгач 'әнкәй' дип эндәшә.

Ә сезнең якларда ана мәгънәсендә ешрак кайсы атаманы кулланалар?