Get Mystery Box with random crypto!

​​#беләидегезме ? Сабантуй атнасы башланып китте, инде бар ав | Татар ядкарьләре

​​#беләидегезме ?
Сабантуй атнасы башланып китте, инде бар авылларда да диярлек Сабан туена бирнә/ бүләк/ бистәр/ бәйге/ җыю, әрәпә йолалары башланып китте.
Шушы йола кысаларында бирнә җыючылар хуҗалардан:
Идел буе тирәндер,
Иң сай җире тездәндер.
Җырлап тору бездәндер,
Бүләк бирү сездәндер
, - дигән җыр белән Сабантуй бирнәсе сораганнар.
Ә менә яшь кызлар булган йорттан бүләкне:
Кыз булса, кыз булсын,
Күктәге йолдыз булсын,
Җир йөзе юмарт булсын,
Бүләген кызганмасын.
Яулык кирәк, сөлге кирәк,
Сабантуйга бүләк кирәк,
Синең кебек уңган кызлар
Бу дөньяда бик сирәк, -
кебек җыр белән сораганнар.
Яшь киленнән иң зур бирнәне - чиккән сөлгене:
Рәхмәт яусын бу корабка
Идел кичергән өчен.
Рәхмәт яусын яшь киленгә
Чиккән сөлгесе өчен
, - кебек җыр белән зурлап алганнар.
Аннары бу яшь парга:
Самавырны тиз кайната ак каенның күмере.
Әлфия белән Фәритнең озын булсын гомере
, - дигәннәр.
Бүләк биргән башка статустагы хуҗаларга рәхмәтне:
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миннәхмәт.
Сабантуйны котлап биргән
Бүләгеңә мең рәхмәт!

(йола җырлар текстлары Лаеш районы Хәерби авылында язып алынган, ХХ гасырның 70 еллары)