Циансутуар: матдәнең сыйфатлары һәм тарихы Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә. http://giylem.tatar/archives/2808 56 views07:05