Get Mystery Box with random crypto!

Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева җитәкчелег | Гимназия Актаныш🦉

Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева җитәкчелегендәге делегация Казанда "Адымнар" мәктәбендә узучы "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында катнаша бүген.
"Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклау максатыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә, яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде", - дип хәбәр итте форумда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Форум барышында Актаныш гимназиясендә туган телне укыту эшчәнлеге югары бәяләнде. Иҗади эшләүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүче татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Чулпан Рәмзил кызы Шәриповага Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улының Рәхмәте белдерелде.
#ГимназияАктаныш