Get Mystery Box with random crypto!

Гимназия Актаныш🦉

Telegram арнасының логотипі gimakt — Гимназия Актаныш🦉 Г
Telegram арнасының логотипі gimakt — Гимназия Актаныш🦉
Арна мекенжайы: @gimakt
Санаттар: Білім
Тіл: қазақ
Жазылушылар: 744
Арнадан сипаттама

"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе

Ratings & Reviews

4.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

1

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Соңғы хабарлар

2022-08-19 21:56:10
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы
Хәева бүген
Яшел Үзәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.
#ГимназияАктаныш
251 views18:56
Ашу / Түсініктеме
2022-08-17 15:31:29
Математика укытучылары Фәрдиева Регина Равил кызы һәм Вәлиева Земфия Гыйльфан кызы бүген, техникум базасында, математика һәм информатика укытучыларының секцион утырышында катнаштылар.
Әлеге чара укытучыларның август конференциясе кысаларында оештырылган иде.
#ГимназияАктаныш
346 views12:31
Ашу / Түсініктеме
2022-08-16 17:48:32
ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ!

Хезмәттәшебез - татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Чулпан Рәмзил кызы Шәриповага Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улының Рәхмәте белдерелде.
Чулпан Рәмзил кызы, Сезне ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышларыгыз, мәртәбәле җиңүләрегез күп булсын!
#ГимназияАктаныш
464 views14:48
Ашу / Түсініктеме
2022-08-16 17:42:20
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева җитәкчелегендәге делегация Казанда "Адымнар" мәктәбендә узучы "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында катнаша бүген.
"Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклау максатыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә, яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде", - дип хәбәр итте форумда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Форум барышында Актаныш гимназиясендә туган телне укыту эшчәнлеге югары бәяләнде. Иҗади эшләүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүче татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Чулпан Рәмзил кызы Шәриповага Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улының Рәхмәте белдерелде.
#ГимназияАктаныш
370 views14:42
Ашу / Түсініктеме
2022-08-16 12:05:21
16 август көнне район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов, аның җитәкчелегендәге махсус комиссия гимназиябезнең яңа уку елына әзерлеген карады.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә заманча эш оештыру, яңа алымнар куллану, коллектив эш һәм яңа уку елына әзерлек Ленар Рафак улы тарафыннан югары бәяләнде.
#ГимназияАктаныш
371 views09:05
Ашу / Түсініктеме