Get Mystery Box with random crypto!

Көндәлекләр тәрҗемә итү лабораториясе: китап өчен материал туп | Че гуглит татар кызы

Көндәлекләр тәрҗемә итү лабораториясе: китап өчен материал туплауны тәмамлыйбыз

25 июнь көнне 14:00 сәгатьтә тарих сөючеләрне кабат XX ел кулъязмаларына «чумарга» чакырабыз. Җомга көнне узачак очрашуда без узган лабораторияләрдәге истәлекләрне тәрҗемә итү эшен тәмамларбыз. Шулай итеп, китапка җитәрлек материал әзерләнә. Без аны ике телдә 2021 елның көзендә нәшер итәргә планлаштырабыз.

Лабораториянең төп максаты – элек басылмаган кулъязма материаллары белән, киң тарихи җирлектәге вакыйгаларны автор күз аллавы (кабул итүе) аша күрсәтүче ике телдәге басмалар җыю һәм әзерләү.

Бу зур эшкә сез дә өлешегезне кертә аласыз — сылтамадан узып теркәлегез. Катнашу өчен татар телен камил белү шарт. Иске татар (гарәп) графикасындагы текстларны укый белү тәҗрибәсе хуплана.

____

Мы завершаем перевод воспоминаний, которые расшифровывали на последних встречах, и готовим собранный материал к публикации книги — планируем издать её на двух языках уже этой осенью.