Get Mystery Box with random crypto!

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ: قَالَ اللَّهُ كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ | КӨНГӘ БЕР ХӘДИС

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ: قَالَ اللَّهُ كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ إلَّا الصِّيَامَ فَإِنَّهُ لِي وَأَنَا أَجْزِي بِهِ وَالصِّيَامُ جُنَّةٌ وَإِذَا كَانَ يَوْمُ صَوْمِ أَحَدِكُمْ فَلَا يَرْفُثْ وَلَا يَصْخَبْ فَإِنْ سَابَّهُ أَحَدٌ أَوْ قَاتَلَهُ فَلْيَقُلْ إِنِّي امْرُؤٌ صَائِمٌ وَالَّذِي نَفْسُ مُحَمَّدٍ بِيَدِهِ لَخُلُوفُ فَمِ الصَّائِمِ أَطْيَبُ عِنْدَ اللَّهِ مِنْ رِيحِ الْمِسْكِ لِلصَّائِمِ فَرْحَتَانِ يَفْرَحُهُمَا إِذَا أَفْطَرَ فَرِحَ وَإِذَا لَقِيَ رَبَّهُ فَرِحَ بِصَوْمِهِ
Әбү Һөрайрадан: «Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласы ни генә кылмасын, ул аның үзе өчен, уразадан кала, чөнки ураза ул Миңа тиешле әйбер һәм Мин аның өчен әҗерен бирәчәкмен!» — дип әйтте.
Пәйгамбәр саллаллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ук әйткән: «Ураза — ул пәрдә (җәһәннәм утыннан), ураза тоткан кеше ярамаган гамәлләр кылмасын һәм тавышын күтәрмәсен. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа: «Мин ураза тотам!» — дип әйтсен. Мөхәммәднең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итәм! Ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ өчен мускус исеннән тәмлерәк. Ураза тоткан кеше икеләтә шатлык хисе кичерәчәк: беренче тапкыр – авыз ачканда, икенче тапкыр – үзенең Раббысы белән очрашкач, ураза тотканына шатланачак»