Get Mystery Box with random crypto!

Шушы автобус инде, фотосы да сакланган. Карыйм Ильдар каршыда | Гузель Уразова

Шушы автобус инде, фотосы да сакланган.
Карыйм Ильдар каршыдагы пыяладан гел миңа карап бара. Мин дә, үзем Миннегали белән сөйләшәм, үзем Ильдарга карыйм. Шул вакытта башыма өске полкадан сумка килеп төште Шундук сикереп тордым да... Миннегалигә "ну разве так можно?", дидем. Миннегали сүзсез калды башта, аннары әйтә, бәрәкәт, бу бит минем сумка түгел, ди. Аннары Ильдар торды да, ой гафу итегез бу минем сумка бит, ди. Алдагы рәт өстендә шоферның әйберләре булганга арткы полкага салган булган. Минем бердән ачу да килә, икенчедән аңа нык итеп ачуланасы да килми. Шуннан бик нык баш авырткан кебек, сез миңа сотрясение ясадыгыз, дидем. Хотя Ильдар "сотрясения"не миңа Камал театрында Салават Зәкиевичның концертында ук ясаган иде. Ул сәхнәгә килеп чыккач мине "мурашки" басып алды. Иң беренче рәттә утыра идем. Ул күзләрен бераз кысып "Исләреңә төшәрмен бер" дигән җырын җырлады. Әһә, минәйтәм... Бу егет минеке булмаса, точно минем искә төшәчәк, дип аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым. Автобуска әйләнеп кайтыйк Мин башымны тотып торган арада Ильдар: "Әйдәгез, минем сумкада баш даруы да бар, хәзер мин сезне дәвалыйм",- дип үзе янына күчереп утыртты Хитрюш инде үзе.. Аннары миңа сөйли бит әле ул аны. Мин сине ничек итеп үз яныма күчереп утыртырга белми уйланып килә идем, сумка молодец, ярдәм итте, ди. Шулай итеп Чаллыдан Ижауга барганчы без юл буе сөйләшеп килдек. Гостиницага килгәч... Дәвамын языйммы? Анда дальше тагын да кызык...