Get Mystery Box with random crypto!

Шушы автобус инде, фотосы да сакланган. Карыйм Ильдар каршыда | Гузель Уразова

Шушы автобус инде, фотосы да сакланган.
Карыйм Ильдар каршыдагы пыяладан гел миңа карап бара. Мин дә, үзем Минигали белән сөйләшәм, үзем Ильдарга карыйм. Шул вакытта минем башка өске полкадан сумка килеп төште . Мин шунда сикереп тордым да... Минигалигә ну разве так можно дидем. Минигали сүзсез калды башта, аннары әйтә, бәрәкәт бу бит минем сумка түгел ди. Аннары Ильдар торды да, ой гафу итегез бу минем сумка бит ди. Алдагы рәт өстендә шоферның әйберләре булганга арткы полкага салган булган. Минем бердән ачу да килә, икенчедән аңа нык итеп ачуланасы да килми. Шуннан бик нык баш авырткан кебек, сез миңа сотрясение ясадыгыз дидем. Хотя Ильдар " сотрясенияне миңа уже Камал театрында Салават Закиевичның концертында ук ясаган иде . Ул сәхнәгә килеп чыккач мине" "мурашки" басып алды. Мин иң беренче рәттә утыра идем. Ул күзләрен бераз кысып Исләреңә төшәрмен бер! дигән җырын җырлады. Әһә мин әйтәм.... бу егет минеке булмаса точно минем искә төшәчәәк дип аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым.