Get Mystery Box with random crypto!

Матур гына сәлам! Хәерле иртә! Җәйнең соңгы көнен матур, | Актаныш-информ

Матур гына сәлам! Хәерле иртә!
Җәйнең соңгы көнен матур, рәхәт итеп үткәрегез, дуслар! Узып баручы җәйгә рәхмәтле булыйк!

ЧИТТӘН КӨТМӘДЕМ

Мин бәхетне читтән көтмәдем,
Бу дөньяны җиңел көтмәдем,
Сукмакларны үзем башладым,
Авырлыкны урап үтмәдем.

Үзем эшләп,үзем яшәдем,
Яшеннәрдәй җирдә яшьнәдем,
Кешеләрдә күрсәм байлыкны
Ник миндә юк икән,димәдем.

Кеше кайгысына кайгырдым,
Кеше шатлыгына куандым.
Киңәш сорап килгән кешегә
Чын күңелдән юлдаш булалдым.
#ӘгъдәлСАФИН